Радик Шәймиев
Радик Шәймиев, Радик Минтимер улы Шәймиев (рус. Шаймиев Радик Минтимерович14 ноябрь 1964, Минзәлә шәһәре, Татарстан АССР яисә Казан) — бизнесмен, «НИРА – Экспорт» ҖЧҖ генераль директоры (1992 елдан), «ТАИФ» ААҖ (ДК) директорлар шурасы әгъзасы (1996 елдан). «Рубин» футбол клубы президенты (2017 елның маеннан). Автокросс буенча Европа чемпионы (2003), халыкара класслы спорт остасы.
Тәрҗемәи хәле
1964 елның 14 ноябрендә Татарстан АССР Минзәлә шәһәрендә туган.
1982-1989 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында «инженер-төзүче» белгечлегенә укый. 1983-1985 елларда, институтның 2нче курсыннан соң, Кызыл байраклы Тын океан флотында хезмәт итә. Армиядән соң институтны кызыл дипломга тәмамлый.
1989-1990 елларда «Казгражданпроект»ның 2нче санлы архитектура-планлаштыру остаханәсендә инженер.
1990-1992 елларда «Казан» тышкы сәүдә берләшмәсенең фәнни-җитештерү үзәге генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары.
1992 елдан «НИРА–Экспорт» ҖЧҖ оештыручысы (Никола Копривица белән бергә) һәм генераль директоры[1]. НИРА Никола, Радик исемнәренең беренче ике хәрефеннән ясалган.
1996 елдан «ТАИФ» ААҖ генераль директорының баш киңәшчесе.
1998 елда «Татнефть» ААҖ директорлар шурасы составына керә.
2017 елның маеннан «Рубин» футбол клубы президенты[2].
Спорт
Автоспорт белән шөгыльләнә, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры. 2003 елда җиңел автомобильләр классы буенча автокросс буенча Европа чемпионатында җиңү яулый, ә титул өчен көрәштә аның төп көндәше абыйсы Айрат була[3]. Ул даими рәвештә классик ралли ярышларында, шул исәптән Эстония, Латвия, Финляндия чемпионатларында, дөнья чемпионаты этапларында катнаша[4][5].
2017 елның маенда «Рубин» футбол клубы президенты итеп билгеләнә[6].
Бүләкләре, мактуалы исемнәре
- 2004 елда Казанда төбәктәге иң зур мәдәни-күңел ачу үзәге — «Пирамида»ны төзү өчен Россия Сынлы сәнгать академиясенең көмеш медале белән бүләкләнә;
- Россия Федерациясенең Мактау ордены (2014 елның 25 октябре) — ирешелгән хезмәт уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен[7];
- 2015 елда «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә[8].
Гаилә хәле
Сылтамалар
- ТР эшлекле үзәге сайты 2017 елның 5 июнь көнендә архивланган.
- «Рубин» ФК сайты
- Р.М. Шәймиев «Чикләрсез татарлар» сайтында
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ FB.ru
- ↑ Рубин тулысынча ТАИФ ширкәте канаты астына күчте. Азатлык Радиосы,31.05.2017
- ↑ Брат на брата. За рулём, №11 2003 (ноябрь 2003).
- ↑ Сайт раллийной команды TAIF Motorsport. autosport-tv.ru.
- ↑ Radik Shaymiev (ингл.). ewrc-results.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2020.
- ↑ Наблюдательный совет утвердил новым президентом клуба Радика Шаймиева, Официальный сайт ФК «Рубин» (2017-05-31).
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 25 октября 2014 года № 680 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
- ↑ Шаймиев Радик Минтимерович генеральный директор ООО «Нира-экспорт», член совета директоров АО «ТАИФ» [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Радик Шаймиев: биография, деятельность, личная жизнь