Хван Ин Бом
Хван Ин Бом[1] (кор. 황인범; 1996 елның 20 сентябре, Теҗон, Корея Җөмһүрияте) — Көньяк Корея футболчысы, «Рубин» клубы һәм Корея Җөмһүрияте җыелма командасының үзәк ярымсакчысы.
Карьера
Клуб карьерасы
Файл:Hwang In-beom 2020.jpg
Хван Ин Бом «Рубин» составында
Хван — «Тэджон Ситизен» тәрбияләнүчесе. Аның профессиональ дебюты 2015 елның 21 мартында «Чеджу Юнайтед»ка каршы матчта була. 2015 елның 30 маенда «Пхохан Стилерс»ка каршы матчта үзенең беренче голын кертә, ул «Тэджон Ситизен» тарихында иң яшь голедор була. Ул вакытта аңа 18 яшь һәм 253 көн булган[2]. 2015 елның 5 июлендә «Чонбук Хендэ Моторс»ка каршы матчта Хван гол кертә һәм гол тапшыра, моның өчен Классик Кей-лигасының 20 нче туры уенчысы дип аталган[3]. 2015 елның 12 июлендә «Чонна Дрэгонз»ка каршы матчта аның сул аягы бармагының арыганлык сынуы була, шуңа күрә ул Кей-лиганың барлык йолдызлары матчында катнаша алмый[4].
2018 елда Хван хәрби хезмәткә алына һәм Корея Җөмһүрияте милли полиция агентлыгының футбол клубы — «Асан Мугунхва» өчен чыгыш ясый башлый. Илнең Олимпия җыелма командасы составында 2018 елгы Азия уеннарында алтын медаль яулаганнан соң, бүләк сыйфатында демобилизацияләнә һәм «Тэджон Ситизен»ка әйләнеп кайта[5].
2019 елның 30 гыйнварында Хван «Ванкувер Уайткэпс» MLS клубына, билгеләнгән уенчы кагыйдәсе буенча (хезмәт хаклары түләменнән тыш) ике елга озайтылган килешү төзеп, «Ванкувер Уайткэпс» клубына күчә[6]. Матбугат мәгълүматларына караганда, трансфер суммасы $ 1,8 млн тәшкил иткән[7]. Канада клубы өчен 2 мартта «Миннесота Юнайтед»ка каршы сезонның старт туры матчында дебют ясый[8]. 17 апрельдә «Лос-Анджелес»ка каршы матчта MLSта беренче голын кертә[9]. 29 сентябрьдә «Лос-Анджелес Гэлакси»га каршы матчта Хван өч гол тапшыра[10], шуннан соң MLSта атнаның символик җыелма командасына кертелә[11].
2020 елның 14 августында Хван «Рубин» Россияның премьер-лигасы клубы белән өч еллык килешүгә кул куя[12][13]. Уенчының агенты сүзләренә караганда, Көньяк Кореялының Канада клубыннан күчү бәясе €2,5 млн. нан артык тәшкил иткән[14]. Казан клубы өчен ул 22 августта Мәскәү ЦСКАсына каршы матчта 79 нчы минутта алмашка чыгып, дебют ясый[15]. 26 августта «Уфа»га каршы матчта «Рубин» өчен беренче голын кертә[16]. 16 сентябрьдә Россия Кубогы матчында Новороссийскның «Черноморец» командасына каршы гол кертә һәм ике гол тапшыра.
Файл:Lebanon v South Korea, 14 November 2019 20.jpg
Хван Ин Бом Көньяк Корея җыелма командасы составында
Җыелма команда карьерасы
2017 елның июлендә Хван 23 яшькә кадәрге Корея Җөмһүрияте җыелма командасы составында 23 яшькә кадәрге АФК чемпионатының квалификация матчларында катнаша. Ике гол кертә — Макаога һәм Вьетнамга.
2018 елгы Азия уеннарында алтын медаль ота[17].
Корея Җөмһүриятенаең төп җыелма командасы өчен 2018 елның 7 сентябрендә Коста-Рика җыелма командасы белән иптәшләрчә матчта дебют ясый.
2018 елның 16 октябрендә Панама белән иптәшләрчә матчта ил җыелма командасы өчен үзенең беренче голын кертә.
2019 елгы Азия Кубогына Корея Җөмһүрияте җыелма командасы составына кертелгән[18].
Казанышлар
Команда
23 яшькә кадәр Корея Җөмһүрияте җыелма командасы:
- Азия уеннары чемпионы: 2018
Шәхси
- Кей-лиганың символик җыелма командасы әгъзасы: 2016, 2017, 2018
Искәрмәләр
- ↑ Vancouver Whitecaps FC. Inbeom Hwang (ингл.). SoundCloud. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.
- ↑ 박찬준 기자. '유스 출신' 황인범, 대전 시티즌 '최연소 득점' 기록세워 (кор.). 스포츠조선 (2015-06-01). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.
- ↑ 노진호 기자. 시티즌 황인범 20라운드 위클리 베스트 (кор.). 충청투데이 (2015년 07월 07일). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.
- ↑ 최승섭기. 대전이 주목하는 유스출신 황인범, 피로골절로 수술대 오른다 (кор.). 스포츠서울 (2015-07-13). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.
- ↑ 양승남 자. 눈물 펑펑 황인범 “생일에 조기 전역, 기쁘고 아쉬워…아산·대전 함께 승격하길” [인터뷰&] (кор.). 네이버 스포츠 (20 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.
- ↑ Whitecaps FC acquire South Korean international midfielder Inbeom Hwang (ингл.). Vancouver Whitecaps FC (30 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.
- ↑ J.J. Adams. Whitecaps' persistence pays off in signing of young star Hwang In-beom (ингл.). The Province (30 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.
- ↑ Piccolo Ocampo. New-look 'Caps unveiled but fall 3-2 in season opener (ингл.). Vancouver Whitecaps FC (2 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.
- ↑ Alicia Rodriguez. Vancouver Whitecaps FC 1, LAFC 0 | 2019 MLS Match Recap (ингл.). MLSsoccer.com (18 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.
- ↑ Charles Boehm. LA Galaxy 3, Vancouver Whitecaps FC 4 | 2019 MLS Match Recap (ингл.). MLSsoccer.com (29 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.
- ↑ Alicia Rodriguez. Team of the Week presented by Audi: Carlos Vela flies highest in Week 30 (ингл.). MLSsoccer.com (30 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.
- ↑ Хван Ин Бом — в «Рубине». ФК «Рубин» (14 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2020.
- ↑ Хван Ин Бом стал игроком казанского «Рубина». Реальное время (14 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2020.
- ↑ 윤진만. [단독]벤투호 황태자 황인범, 러시아 루빈카잔행 확정 (кор.). 조선닷컴 (9 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2020.
- ↑ «Рубин» обыграл ЦСКА в матче чемпионата России по футболу. ТАСС (22 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2020.
- ↑ Хван Ин Бом — пятый игрок из Южной Кореи, забивший в Тинькофф РПЛ. РПЛ — Российская Премьер-Лига. Официальный сайт. (26 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2020.
- ↑ U-23 football team players return to heroes' welcome with Asiad gold (ингл.). Yonhap News Agency (3 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.
- ↑ 권태정. 벤투호, 아시안컵 최종 명단 발표...지동원 발탁 (кор.). 대한축구협회 (2018-12-20). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.