Коста-Рика
Файл:Collage Costa Rica.jpg
Pictures of Costa Rica, icons of the most recognized national values
Коста-Рика, Коста-Рика Җөмһүрияте (исп. República de Costa Rica [re̞ˈpuβ̞lika ð̞e̞ ˈko̞sta ˈrika], «бай яр» дип тәрҗемә ителә) — Үзәк Американың иң кечкенә дәүләтләренең берсе. Ике кыйтганы берләштергән урында урнаша. Төньякта Коста-Рика Никарагуа белән, көньяк-көнчыгышта Панама белән чиктәш. Көньяктан һәм көнбатыштан дәүләтне Тын океан сулары юа. Көнчыгыштан исә Коста-Рика Кариб диңгезе тарафыннан юыла.
Коста-Рика башкаласы — Сан-Хосе шәһәре (890 мең кеше).
Колумбка кадәр чорда Коста-Рика халкын уэтарлар тәшкил иткән. Якынча 1530 елдан Испания колонизациясе башлана.
Диннәр
Коста-Риканың 1949 елгы конституциясе Католик динен дәүләт дине итеп билгели, бер үк вакытта, гражданнарның дини иреген хуплый. 2021 елда Коста-Рика университеты үткәргән тикшеренү күрсәткәнчә, ил халкының 47 % ы – католиклар, 27 % ы – дин тотмаучылар, 19 % ы – Инҗил христианнары, 1 % ы – традицион протестантлар, 0,3 % ы – мормоннар, 0,2 % ы – Иегова шаһитлары, 0,1 % ы ― мөселманнар, 2,7 % ы – башка диннәр (яһүд дине, Һинд дине һ. б.) тарафдарлары[9].
Сылтамалар
- Коста-Рика харитасы 2010 елның 23 сентябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
- ↑ 1 2 3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Encuesta CIEP-UCR evidencia a una Costa Rica estatista y menos religiosa (7 July 2021).