Кайман утраулары


Кайман утрауларыКариб диңгезендә, Вест-Индиядә Бөекбританиянең диңгезарты территориясе.

Биләмә Зур Кайман, Кече Кайман һәм Кайман-Брак утрауларыннан гыйбарәт. Гомуми мәйданы 264 км. Халык саны — 54 397 кеше (2010[2], мулатлар, ак тәнлеләр, негрлар). Халыкның 80%-ы Зур Кайман утравында яши.

Административ үзәк — Җорҗтаун шәһәре. Рәсми тел — инглиз теле. Халкының төп шөгыльләре — туристларга хезмәт күрсәтү, ташбакларны үстерү. Эре оффшор үзәге.

Утрауларны 1503 елда Xристофор Колумб ачкан.

Диннәр

Кайман утрауларында христианнар күпчелекне тәшкил итә (67,8 % ы ― протестантлар, 14.1 % ы ― католиклар), атеистлар ― 9 %, башка диндәгеләр (Ислам, Яһүд дине, Һинд дине, Бәһаи һ. б.) ― 7 %. Кайман утраулары кешеләре диндарлыгы белән аерылып тора: портлар якшәмбе һәм христиан бәйрәмнәрендә ябылалар. Ил башкаласы Джорджтаунда  [ингл.] яһүд җәмгыятенең гамәлдәге синагогасы, мөселманнарның җайлашкан бинада мәчете, Бәһаи һәм Һинд динендәгеләрнең гыйбадәт кылу өчен урыннары бар [3].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/northamerica
  2. The Cayman Islands 2010 Population and Housing Census: Preliminary Report. Economics and Statistics Office (7 февраль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2011. Архивировано из оригинала 17 февраль 2015 года.
  3. Cayman Islands/ The World Factbook