Изге Елена, Күккә ашу һәм Тристан-да-Кунья утраулары
Изге Елена, Күккә ашу һәм Тристан-да-Кунья утраулары (ингл. Saint Helena, Ascension and Tristan da Cunha, 2009 елга кадәр Изге Елена утравы һәм бәйле терртиторияләр дип аталган) — Атлантик океанының көньягында урнашкан Бөекбританиянең диңгезарты территориясе. Изге Елена, Күккә ашу утрауларыннан һәм Тристан-да-Кунья архипелагыннан гыйбарәт.
Административ бүленеш
| Өлкә | Мәйдан км² |
Халык саны кеше (2008.) |
Административ үзәк |
|---|---|---|---|
| 122 | 4257 | Җеймстаун | |
| 91 | 710 | Җорҗтаун | |
| 207 | 264 | Эдинбург | |
| Барлыгы: | 420 | 5231 | Җеймстаун |
Икътисад
Икътисад күбесенчә Бөекбританиянең финанс ярдәменә бәйле. Җирле халык балык тоту, мал-туар үрчетү белән шөгыльләнә. Халкының 25 % өлеше Фолкленд утрауларына һәм Бөекбританиягә эш эзләп китә.
Утрауларда каһвә, бөртеклеләр, бәрәңге, яшелчәләр үстерелә; терлек үрчетелә. Җитен экспортка җибәрелә; сәнәгать товарлары һәм ягулык импортлана.
Төп сәүдә партерлары: Бөекбритания һәм КАҖ.