Көньяк Георгия һәм Көньяк Сандвич утраулары
Көньяк Георгия һәм Көньяк Сандвич утраулары – Көньяк Атлантикада урнашкан утраулар. 1775 елдан башлап Бөекбританиягә карый. Территориянең домены .gs.
Территория Көньяк Георгия һәм аның тирәсендәге утрауларны, Көньяк Сандвич утраулары архипелагын, шулай ук Шаг, Клерк кыяларын һәм аерым урнашкан Кара кыяны (Блэк-Рок) үз эченә ала.
Утрауларга Аргентина дәгъва белдерә.