Бермуда утраулары
Бермуда утраулары (ингл. Bermuda) — Атлантик океанының төньяк-көнбатышындагы мәрҗән утраулар төркемендә, Төньяк Әмирикәдән 900 км көнбатыштарак урнашкан Бөекбританиянең диңгезарты территориясе.
Мәйданы 53,3 км². Халык саны 64 237 кеше (2010), шуларның 58%-ы — кара тәнлеләр һәм мулатлар, 31 % — ак тәнлеләр, 4 % — азиялеләр һәм һиндлеләр.
Мәэмүри үзәк — Һамилтон шәһәре (Бермуда утравында). Утрауларның иң зурысы — Бермуда утравы. Дымлы тропик климат. Явым-төшемнәр саны 1350 мм тирәсендә. Иң салкын айның (март) уртача температурасы +16,7°, иң эссе айның (август) температурасы +26,7°. Туризм зонасы. Банан, цитрус үсемлекләре, иртә пешә торган яшелчәләр һәм гөлләр (экспорт өчен) җитештерелә. Испан денгиз сәяхәтчесе Һуан Бермудес тарафыннан 1522 елда кәшеф ителгән.
Бермуда утраулар диңгез юллары киселешендә урнашкан.
Тугыз округ һәм ике муниципалитетка бүленгән.
Британ губернаторы тышкы сәясәт, саклану һәм полиция мәсьәләләрен хәл итә. Эчке тормышын тәртипкә салу белән икепулатлы парламент шөгыльләнә. Башкарма хакимиятнең башлыгы — премьер-министр.
Диннәр
Бермуда утрауларында яшәүче диндарларның зур күпчелеге христианнар[4] (46,2 % ы протестантлар: англикан чиркәве тарафдарлары – 15,8 %), католиклар – 14,5 %, диннәрен билгеләмәгәннәр ― 6,2 %, атеистлар ― 17,8 % (2010 елгы халык санын алу буенча). Йәһвә шаһитлары — 2011 елга 1,3 %, Ислам дине тарафдарлары – 1 % , башкалар – 3,9 %.
Искәрмәләр
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ 1 2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ Religions in Bermuda | PEW-GRF. Globalreligiousfutures.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2017.