Аруба
Аруба (нид. һәм папьям. Aruba) — Венесуэла ярлары янында, Кариб диңгезенең көньягында урнашкан утрау һәм дәүләти берәмлек. Нидерландлар кыйраллыгы федерациясе тәркибендәге субъект.
Мәйданы — 193 км². Халык саны — 110 663 кеше (2014).[5] Башкала — Ораньестад шәһәре.
Аруба климаты — коры тропик климат. Уртача еллык температурасы — 28 °C.[6] Уртача еллык явым-төшем саны 432 мм, күп өлеше октябрь һәм ноябрь айларында койгыннар булып ява.
Утраулар 1499 елда испаннар тарафыннан кәшеф ителгән. 1513 елда җирле халык Һаити утравындагы бакыр рудникларына сөрелгән һәм анда тулысынча үлеп беткән. 1636 елда Нидерландлар биләмәсе.
Икътисад нигезе — туризм, банк сахәсе, нефть саклау һәм эшкәртү.
1986 елның 1 гыйнварында Нидерланд Антиль утраулары составыннан чыгып, мөстәкыйль рәвештә Нидерланд корольлеге составына керә, Кюрасао, Бонайре утраулары белән берлектә АВС утрауларын) төзи.
Диннәр
2018 елда Арубада уздырылган халык исәбен алу мәгълүматы буенча, Аруба утравында яшәүчеләрнең (105 806 кеше, 2018 елга) 81 % ы – католиклар [7], якынча 7,8 % ы – протестантлар. Калган диннәр ― 11,4 % (Һинд дине, Ислам, Конфуций һәм Яһүд дине тарафдарлары) [8].
Искәрмәләр
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ 1 2 3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ Driving in Aruba [неопр.]. — «When there's a two lane street you drive on the right hand side of the road and you overtake on the left hand side.» Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2019. Архивировано 14 гыйнвар 2019 года.
- ↑ http://www.cbs.aw/index.php/component/attachments/download/207
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-08-21, retrieved 2016-02-21
- ↑ Aruba Population 2022 [ингл.]
- ↑ Factbook. Aruba (ингл.). CIA. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2008. Архивировано из оригинала 4 июнь 2011 года.