Гаити Җөмһүрияте


Гаи́ти (гаит. креол. Repiblik Ayiti, фр. République d'Haïti) — Гаити утравының көнбатыш өлешендә һәм якын яткан утрауларда урнашкан дәүләт. Утрауның көнчыгыш өлешендә Доминикан Җөмһүрияте урнаша.

Башкаласы — Порт-о-Пренс. Халык саны — 10 033 000 кеше.

Таино индеецлары теленнән гаити «таулы ил» булып тәрҗемә ителә.

Диннәр

Гаити Конституциясе дин тоту иреген билгели һәм дәүләт динен билгеләми, гәрчә католик чиркәве кайбер ташламалардан файдаланса да.

Католиклар илдә иң эре христианнар төркемен тәшкил итә (бәяләүләр буенча, алар халыкның 55 % ы), аннары җирле вуду диненә ышанучылар килә. 2010 елга Гаитида 4000 – 5000 мөселман исәпләнгән [1].

  1. Press: The Muslim Population in Haiti. The Muslim Observer (28 гыйнвар 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2020. Архивировано 31 декабрь 2013 года.