Америка Виргин утраулары
Америка Виргин утраулары (АВУ) — Кариб диңгезендә утраулар төркеме, АКШ автоном территориясе.
Өч иң зур утраулары: Сент-Томас, Сент-Джон, Санта-Крус.
Мәйданы — 344 км², халык саны — якынча 100 мең кеше.
Географик яктан Виргин утрауларына керә.
Әлеге җирләр АКШ тарафыннан Даниядән 1917 елның 17 гыйнварында сатып алына. АКШ Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан идарә ителә. Утрауларда яшәгәннәрнең Кушма Штатларның ватандашлары хокуклары бар.
Диннәр
АКШ Үзәк разведка идарәсенең Бөтендөнья фактлар белешмәсе нигезендә, АКШ хөкүмәте тарафыннан идарә ителүче утрауларда (Кариб диңгезендәге тугыз утраудан торган төркем) яшәүчеләрнең (87 146 кеше, 2020 елга) 95 % тан артыгы үзләрен христианнар дип атый (шул исәптән, 65,5 % ы – протестантлар, 27,1 % ы – католиклар һ. б.[5]). 6 % ы ― азчылык диннәр (Растафари, Яһүд дине, Буддачылык, Һинд дине, Ислам) тарафдарлары[6]. Алар бирегә Европа, Якын Көнчыгыш һәм Кариб диңгезе бассейны илләреннән XVIII гасырдан башлап күчеп килгән.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ http://www.usvitourism.vi/travel_tips.
- ↑ World Plugs. Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2018.
- ↑ Religions in U S Virgin Islands - PEW-GRF. www.globalreligiousfutures.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2017. Архивировано 7 гыйнвар 2018 года.
- ↑ CIA World Factbook Accessed 11-24-12