Миннесота
Миннесо́та (ингл. Minnesota [mɪnɨˈsoʊtə]) — АКШның Урта Көнбатышында урнашкан штат, Төньяк-көнбатыш Үзәк регионына карый. Халык саны — 5,220,393 кеше (АКШта 21 нче урын, 2008 ел мәгълүматлары). Этник состав: алманнар — 37,3 %, норвеглар — 17,0 %, ирландлар — 12,2 %, шведлар — 10,0 %. Башкаласы — Сент-Пол. Иң зур шәһәре — Миннеаполис. Башка эре шәһәрләр: Блумингтон, Дулут, Рочестер, Бруклин-Парк.
Миннесота АКШка 1858 елда 32 нче штат буларак кабул ителгән.
Штат мәйданы — 225,365 мең км² (АКШта 12 нче урын). Төньякта һәм төньяк-көнчыгышында штат Манитоба һәм Онтарио Канада провинцияләре белән чиктәш. Көнчыгыштан ул Висконсин, көньякта Айова, көнбатышка Көньяк Дакота һәм Төньяк Дакота АКШ штатлары белән чиктәш.
|
| |
|---|---|
| Башкала | Сент-Пол |
| Иң зур шәһәрләр |
Блумингтон | Бруклин-Парк | Бернсвилл | Кун-Рапидс | Дулут | Иган | Миннеаполис | Плимут | Рочестер | Сент-Клауд | Сент-Пол |
| Округлар |
Айсанти | Айтаска | Анока | Беккер | Белтрами | Бентон | Биг-Стон | Блу-Эрт | Браун | Вашингтон | Грант | Гудхью | Дакота | Джексон | Додж | Дуглас | Йеллоу-Медисин Кандийохай | Канейбек | Карвер | Карлтон | Касс | Китсон | Клей | Клируотер | Коттонвуд | Кроу-Уинг | Кук | Кучичинг | Лайон | Ла-ки-Парл | Лейк | Лейк-оф-Вудс | Ле-Сур | Линкольн | Мак-Лод | Маномен | Марри | Мартин | Маршалл | Микер | Мил-Лакс | Моррисон | Моуэр | Николлет | Ноблз | Норман | Олмстед | Оттер-Тэйл | Пайн | Пайпстон | Пеннингтон | Полк | Поп | Райс | Райт | Рамси | Редвуд | Ред-Лейк | Ренвилл | Розо | Рок | Сент-Луис | Сибли | Скотт | Стернс | Стивенс | Слил | Суифт | Тодд | Траверс | Уабаша | Уилкин | Уинона | Уодина | Уосика | Уотонуан | Филмор | Фриборн | Фэйрэбо | Хаббарт | Хэнепин | Хьюстон | Чиппеуа | Чисаго | Шербурн | Айткин | |
- ↑ archINFORM (нем.) — 1994.