Вермонт

Вермо́нт (ингл. Vermont [vərˈmɒnt]) — АКШның төньяк-көнчыгышында урнашкан штат. АКШ составына 1791 елда 14 нче штат булып кергән.

Вермонт — АКШның иң кечкенә штатларының берсе, мәйданы буенча (24,923 км²) ул АКШта 45 нче, халык саны буенча исә (621,254 мең кеше) 49 нчы урында. Башкаласы — Монтпилиер, иң зур шәһәре — Берлингтон. Штатның рәсми атамасы — «Яшел таулар штаты».

Вермонт Яңа Англиядә, Кушма Штатларының төньяк-көнчыгышында урнаша. Штат территориясе 23,955 км² коры җир һәм 948 км² су өстлеген били.

Көнчыгышта Вермонтны Коннектикут елгасының көнбатыш яры Нью-Гэмпшир штатыннан аера. Көньякта исә Шамплейн күле Вермонтны Нью-Йорк штатыннан аера.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр