Небраска
Небра́ска (ингл. Nebraska) — АКШның Төньяк-Көнбатыш Мәркәзе регионында (West North Central States) урнашкан штат. Халык саны — 1,7 млн кеше (2000). Этник состав: алманнар — 38,6 %, ирландлар — 12,4 %, инглизләр — 9,6 %, шведлар — 4,9 %, чехлар — 4,9 %.
Штатның башкаласы — Линкольн (Lincoln), шулай ук Омаха (Omaha) дигән зур шәһәр бар.
Небраска мәйданы 200,5 мең км²-ны тәшкил итә. Төньякта штат Көньяк Дакота, көнбатышта Колорадо һәм Вайоминг, көньякта Канзас, көнчыгышта Айова һәм Миссури белән чиктәш.
Сылтамалар
- ↑ archINFORM (нем.) — 1994.