Коннектикут
- Бу терминның башка аңламнары да бар, Коннектикут (мәгънәләр) битен карагыз.
Конне́ктикут (ингл. Connecticut [kəˈnɛtɨkət]) — АКШ төньяк-көнчыгышында урнашкан штат, Яңа Англия регионына керә. Башкаласы — Хартфорд шәһәре, иң зур каласы — Бриджпорт. Халык саны — 3,406 млн кеше (АКШта 29 нчы урын; 2000 ел мәгълүматлары). Штат атамасы алгонкин теленнән чыга, әлеге телдән ул «су күтәрелүеле озын елгада» дип тәрҗемә ителә. 1959 елдан бирле рәсми атамасы — «Конституция штаты» (Constitution State). Почта өчен кыскартылмасы — CT.
Америка бәйсезлеге өчен сугыштан соң Коннектикут АКШ составына кергән беренче 13 штат рәтендә булган.
Көнбатышта Коннектикут Нью-Йорк штаты белән, төньякта Массачусетс белән, көнчыгышта Род-Айленд белән чиктәш. Көньяктан исә штат Лонг-Айленд бугазы сулары белән юыла. Штат мәйданы — 14 371 км² (АКШта 48 нче урын). Җирнең күпчелеген урманнар тәшкил итә.
Танылган шәхесләр
- Сэмюэл Кольт (ингл. Samuel Colt, 1814, Хардфорд – 1862), корал уйлап табучы һәм җитештерүче.
| Коннектикут | |
| Башкала | |
| Иң зур шәһәрләр |
Бриджпорт | Нью-Хейвен | Стэмфорд | Уотербери | Норуолк | Данбери | Нью-Бритен | Бристоль | Уэст-Хартфорд | Мэриден | Гэмден | Фэрфилд | Манчестер | Милфорд | Уэст-Хейвен |
| Округлар |
Фэрфилд | Хартфорд | Личфилд | Мидлсекс | Нью-Хейвен | Нью-Лондон | Толланд | Виндхэм |
| Тема буенча мәкаләләр |
Коннектикут гербы | Коннектикут тарихы | Коннектикут мөһере | Коннектикут байрагы |
- ↑ archINFORM (нем.) — 1994.