Гуам

Гуа́м территориясе (чаморро телендә Guåhån) — Тын океанның көнбатыш өлешендә урнашкан утрау. АКШ составына керә; милли сайлауларда катнашу хокукы булмаган, оешкан кушылмаган территория (organized unincorporated territory) халәтендә. Тын океанның көнбатыш өлешендәге Мариан утрауларында урнаша.

Утрауның төп халкы — чаморро халкы. Алар бу утрауда якынча 3500 ел буена яшиләр.

Башкаласы — Хагатна шәһәре.

Икътисадның төп чыганагы — туризм. Шулай ук утрауда АКШ хәрби базасы урнаша. Утрауның үз университеты бар.

Диннәр

Гуам халкының күпчелеге ― христианнар.

2010 елда христианнар – 94,2 % (католиклар 75 %, протестантлар 17,7 %) , җирле халык динен тотучылар ― 1,5 %, буддачылык тарафдарлары ― 1,1 %, Һинд динен, Яһүд динен, Ислам динен тотучылар һәрберсе ― 1 % тан кимрәк, динен күрсәтмәгәннәр ― 1,7 %, башка диннәр ― 1,6 % тәшкил иткән [5][6].

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  2. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  3. 1 2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  4. "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  5. Religions in Guam. PEW-GRF
  6. The Future of World Religions: Population Growth Projections, 2010-2050. Pew Research Center

Тема буенча өстәмә