Палау

Палау Җөмһүрияте (Белау) — Тын океанның Филипин диңгезендә урнашкан утрау-дәүләт. 328 утраудан тора, мәйданы 458 км², иң зур утравы — Бабелтуап.

Башкаласы — Бабелтуап утравындагы Нгерулмуд шәһәре (391 кеше).

Халык

200 утраудан 8ендә кешеләр яши. Аларның гомуми саны — 20,9 мең кеше (2010).

Милли состав: палаулылар 69,9 %, филипинлылар 15,3 %, кытайлар 4,9 %, башка азиатлар 2,4 %, аклар 1,9 %, каролинлылар 1,4 %, башка микронезиялеләр 1,1 %, калганнары 3,2 % (2000).

Телләр

Рәсми телләр — инглиз, палау.

Палау (рәсми) 64,7 %, филипин телләре 13,5 %, инглиз 9,4 %, кытай 5,7 %, һ.б. (2000).

Диннәр

Католик (41,6%), протестант, җирле (10%) һ. б. диннәр тарафдарлары яши.

Табигать

Палау тропик климат зонасында кечкенә атолларда урнашкан ил. Җәнлекләрдән вак кимерүчеләр, кәлтәләр, кошлар, бөҗәкләр бар.

Сылтамалар

  1. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  2. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
  3. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  4. 1 2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  5. "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  6. http://chartsbin.com/view/edr.