Америка Самоасы
Америка Самоасы (ингл. American Samoa) — Тын океанның көньяк өлешендә урнашкан АКШның оешмаган территориясе. Төп утрау (бер үк вакытта мәйданы һәм халык саны буенча) — Тутуила, ул Самоа архипелагы эченә керә. 2000 ел мәгълүматларына караганда, Америка Самоасы халык саны — 57 291 кеше тәшкил итә. Мәйданы — 200,22 км².
Территориянең беренче конституциясе 1960 елда кабул ителә. 1977 елда беренче губернатор сайлаулары уза.
Диңгез аша көнбатышта ил Самоа дәүләте белән, көньяк-көнбатышта Тонга, төньякта Токелау, көнчыгышта Кук утраулары һәм көньякта Ниуэ белән чиктәш.
Диннәр
Күпчелек халык ― христианнар. 2010 елда дин иреге турында халыкара хисап мәгълүматлары буенча, христианнар бөтен халыкның 98 % ын тәшкил итә. Шуларның 50 % тан артыгы — протестант-конгрегационалистлар, 30 % ы - башка протестантлар (методистлар, Аллаһ Ассамблеясеннән илленчеләр һ.б.), 20 % ― католиклар. Халыкның 2 % ын башка дин вәкилләре тәшкил итә (шул исәптән буддистлар, мөселманнар һәм бәһаилар) [2].