Род-Айленд

Род-А́йленд (ингл. The State of Rhode Island and Providence Plantations) — мәйданы буенча АКШның иң кечкенә штаты, Яңа Англия регионына керә һәм Атлантик океан буенда урнаша.

Род-Айленд Англиягә каршы баш күтәргән 13 Америка колонияләренең берсе булган. Шушы штатлар арасында ул соңгы булып АКШ Конституциясен кабул итә (1790 елның 29 мае). Башлыча штат ике өлештән торган: Провиденс җирләре (штатның кыйтгада урнашкан өлеше, иң зур шәһәр — Провиденс) һәм Род утравы (утрау өлеше, иң зур шәһәр — Ньюпорт).

Штат мәйданы — 4 005 км², шул арасында коры җир — 2 710 км², су өлеше — 1 296 км². Род-Айленд Наррагансетт култыгы ярында урнаша.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр