Пуэрто-Рико
Пуэ́рто-Ри́ко (исп. Puerto Rico, тәрҗемәсе — «бай порт»), рәсми атамасы — Пуэрто-Рико ирекле ассоциацияле дәүләте (исп. Estado Libre Asociado de Puerto Rico, ингл. Commonwealth of Puerto Rico) — Кариб диңгезендә, Зур Антиль утрауларында һәм башка кече утрауларда урнашкан территория. Пуэрто-Рико АКШка буйсынган территория булып санала, «инкорпорилмәгән оешкан территория» (Unincorporated organized territory) статусында, ягъни әлеге җир АКШ идарәчелеге астында, ләкин аның киң үзидарә системасы бар.
Пуэрто-Риконың үз конституциясе бар. Территориянең статусы турында күп бәхәсләр бара. Якын арада аңа бәйсезлек бирелер, яки ул АКШка штат хокукында керәчәк дип фаразлана.
Диннәр
Пуэрто-Рикода өстенлекле дин ― христианлык, христианнар ил халкының 97 % ын тәшкил итә (56 % католиклар, 33 % протестантлар, башка христианнар, 1 % православие диндарлары), 8 % халык бер динне дә тотмый, 3 % ― башка диннәр (0, 13 % Ислам, 0,09 % Һинд дине, 0,07 % Яһүд дине, 0,03 % Буддачылык һ. б.) тарафдары [5].
Сылтамалар
- Пуэрто-Рико хөкүмәте 2007 елның 17 май көнендә архивланган.
- Пуэрто-Рико губернаторы 2003 елның 6 апрель көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ 1 2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ Religious Intelligence - Country Profile: Puerto Rico (Commonwealth of Puerto Rico) [ингл.]