Кариб диңгезе
Кари́б диңгезе́ (папьям. Laman Karibe) - Урта һәм Антил утраулары белән чикләнгән, яртылаш ябык диңгез. Төньяк-көнбатышта Юкатан бугазы аша Мексика култыгы белән тоташа, ә көньяк-көнчыгышта исә Панама каналы аша Тын океан белән тоташа.
Кариб диңгезе 9° һәм 22° т.к. һәм 89° и 60° көнбатыш озынлыгы арасында урнашкан. Аның якынча мәйданы - 2 753 000 км². Көньякта ул Венесуэла, Колумбия һәм Панама илләрен, көнбатышта Коста-Рика, Никарагуа, Гватемала, Белиз һәм Юкатан дип исемләнгән мексикан ярымъутрауны, төньякта Куба, Гаити, Ямайка һәм Пуэрто-Рико илләрен, ә көнчыгышта исә Кече Антил утрауларның илләрен юа.