Миссури (штат)
- Бу терминның башка мәгънәләре дә бар, Миссури (мәгънәләр) битен карагыз.
Миссури — АКШның Урта Көнбатышында урнашкан штат. Халык саны — 5 595 211 кеше (АКШ буенча 17 нче урында; 2000 ел мәгълүматлары). Башкаласы — Джефферсон-Сити, иң зур шәһәрләр — Сент-Луис һәм Канзас-Сити. Штатның рәсми атамасы — «"Күрсәт миңа" штаты».
АКШка 24 нче штат буларак керә. Этник состав түбәндәгечә: алманнар — 23,5 %, ирландлар — 12,7 %, американнар — 10,5 %, инглизләр— 9,5 %, французлар — 3,5 %.
Төньякта Миссури Айова, көнчыгышта Иллинойс, Кентукки һәм Теннесси белән, көньякта Арканзас, көнбатышта Оклахома, Канзас һәм Небраска штатлары белән чиктәш.
- ↑ archINFORM (нем.) — 1994.