Кентукки
Кенту́кки, рәсми атамасы Кентукки Дуслыгы (ингл. Kentucky, Commonwealth of Kentucky) — АКШ көнчыгышында урнашкан штат, Көньяк-көнчыгыш мәркәз дип аталган географик регионга керә. Халык саны — 4,042 млн кеше (Барлык штатлар арасында 25-нче урын; 2000-нче ел мәгълүматлары). Башкаласы — Франкфорт каласы. Иң эре шәһәре — Луисвилл, башка эре шәһәрләре — Лексингтон-файетт, Овенсборо, Боулинг-грин, Хопкинсвилл.
Кентукки штатының рәсми кушаматы — «Йонча штат» (bluegrass state). Бу атама ул җирләрдә, туфрагы бай булганга күрә, бик күп итеп йонча үсемлеге таралганга барлыкка килгән (урысчасы "мятлик" - многолетнее и реже однолетнее растение семейства злаков с метельчатым соцветием).
Штат мәйданы — 104 749 мең км² (штатлар арасында 37-нче урын). Көнчыгышта ул Көнбатыш Виргиния һәм Виргиния, көньякта — Теннесси, көнбатышта — Миссури, төньякта — Иллинойс, Индиана һәм Оhайо штатлары белән чиктәш. Күпчелек җирендә Аппалачи таулары уза.
Кентуккиның аеруча зур елгалары — Оhайо һәм Теннесси. Климаты субтропик, континенталь. Җәен уртача температура +31С, кышын 0 тирәсе.
Кызыклы фактлар
- Кентукки штатында Джонни Депп туган.
Сылтамалар
- ↑ archINFORM (нем.) — 1994.