Вашингтон (штат)
- Бу терминның башка аңламнары да бар, Вашингтон (мәгънәләр) битен карагыз.
Вашингто́н (ингл.Washington) – АКШ төньяк-көнбатышында урнашкан штат. АКШга 42нче штат буларак керде. Башкала – Олимпия шәһәре, иң зур шәһәр – Сиәтл. Халык саны – якынча 5,9 млн кеше (2000 ел). Этник состав (иң зур этник төркемнәр): алманнар – 18,7 %, инглизләр – 12 %, ирландлылар – 11,4 %, норвегиялеләр – 6,2 %, мексикалылар – 5,6 %. Рәсми атама – «Һәрвакыт яшел штат».