Сент-Люсия

Сент-Люсия ул көнчыгыш Кариб диңгезендә Атлантик Океан белән чиктә урнашкан суверен дәүләт. Кече Антилларның өлеше ул Сент-Винсент утравыннан төньяк/төньяк-көнчыгышта, Барбадостан төньяк-көнбатышта һәм Мартиникадан көньякта урнашкан. Ул 617 кв. км җир мәйданын били һәм аның халкы 174 000 (2010). Аның башкаласы Кастри.
Французлар утрауның беренче Европа яшәүчеләре булган. Алар җирле Кариблар белән 1660-ынчы елда килешү төзегәннәр. 1663 елдан 1667 елга кадәр утрау өстеннән контроль Англиягә күчкән. Аннан соңгы елларда, ул Франция белән 14 мәртәбә сугышкан һәм утраулар өстеннән хөкемдарлык еш күчкән (ул җиде мәртәбә Французлар һәм Британиялеләр тарафыннан хөкемдарлык сөрелгән). 1814 елда Британиялеләр утрау өстеннән чишүче контрольне алганнар. Британия һәм Франция контроле арасында еш күченгән өчен Сент-Люсия шулай ук Вест Индиянең Троя Еленасы буларак мәгълүм булган.

Вәкилле хөкүмәт 1840 елда барлыкка килгән (гомуми сайлау хокукы 1953 елдан бирле булган). 1958 елдан алып 1962 елга кадәр утрау Вест Индия Федерациясе әгъзасы булган. 1979 елның 22 февраленда, Сент-Люсия Милләтләр Дуслыгының Берләшкән Корольлек белән ассоциацияләнән бәйсез дәүләте була.
Сент-Люсия катышкан юрисдикцияле, бу аның канун системасы граждан хокукы һәм Англия йола канунына нигезләнгәнен аңлата. Сент-Люсиянең Гражданнар Кодексы Түбән Канаданың (Квебекның) 1866 ел Гражданнар Кодексына нигезләнгән булган. Ул шулай ук Франкофония әгъзасы булып тора.

Диннәр

Pew тикшеренү үзәгенең  [ингл.] 2009 елга хисабы буенча, христианнар ил халкының 91, 1 % ын (158 мең кеше), шуның эченнән католиклар 61,5 % ын, протестантлар 25,5 % ын, Һинд дине тарафдарлары – 0,3 % ын (510 кеше), мөселманнар ил халкының (170 мең кеше, 2021 елга) 0,1 % ын (150-200 кеше) [26][27] тәшкил итә.

Галерея

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

  1. 1 2 Crystal D. English as a Global Language (ингл.) — 2 — Cambridge University Press, 2012. — P. 64. — 224 p. — ISBN 978-1-107-61180-1, 978-0-511-07862-0, 978-0-521-82347-0, 978-0-521-53032-3
  2. https://onzetaal.nl/taaladvies/advies/new-yorker-new-yorker-newyorker
  3. 1 2 3 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  4. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  5. 1 2 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / за ред. Халыкара телекоммуникацияләр береге
  6. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  7. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  8. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  9. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  10. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  11. 1 2 World Plugs / за ред. Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  12. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/northamerica
  13. https://thecommonwealth.org/our-member-countries/saint-lucia
  14. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  15. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Americas/ST-LUCIA
  16. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/Химик коралларны тыю оешмасы.
  17. https://www.opcw.org/about-us/member-states/saint-lucia
  18. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  19. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  20. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=248
  21. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  22. https://public.wmo.int/en/members/saint-lucia
  23. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  24. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  25. база данных Всемирного банкаБөтендөнья банкы.
  26. Archived copy. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2010. Архивировано 10 август 2011 года.
  27. AGAMA DI ST. LUCIA 2022 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган.

Төркемнәр