Кук утраулары

Кук утрауларыТын океандагы архипелаг, Полинезиядә. Яңа Зеландия территориясе. Көньяк (8 утрау) һәм Төньяк (7 утрау) утраулар төркемнәреннән гыйбарәт. 

Мәйданы — 234 км².

Административ мәркәз — Анаруа шәһәре (Раротанга утравында). Рәсми тел — инглиз теле.

Утрауларны 1773 елда инглиз диңгезчесе Җ.Кук кәшеф иткән. 1888 елдан Бөекбритания протектораты астында; 1901 елдан Яңа Зеландия идарәсе астында. 1965 елдан "Яңа Зеландия белән ирекле ассоциацияле үз-үзен идарә итүче территория" статусын алган. Көньяк төркем вулканик утраулардан (биеклек 643 метргача), төньяк төркем мәрҗән атолларыннан гыйбарәт. Тропик пассатлы климат. Халык нигездә һинд чикләвеге пальмасын үстерү вә копра эшләп чыгару белән шөгыльләнә. Әфлисун, ананас, банан җитештерелә. Балык тотыла.[3]
 

Диннәр

Кук утрауларында чиркәү дәүләттән аерылган, һәм халыкның күп өлеше ― христианнар. Төрле протестантлык төркемнәре дин тотучыларның 62,8 % ын тәшкил итә, иң популяр дин булып Кук утрауларының христиан чиркәве тора (49,1 %). Католиклар халыкның 17 % ын тәшкил итә. Мормоннар бар. Христиан булмаган диннәрдән ислам һәм Бәһаи җәмгыятьләре бар.

Чыганаклар

  1. https://www.aucklandcouncil.govt.nz/about-auckland-council/our-partnerships/Pages/international-relations.aspx
  2. 1 2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  3. OʻzME.

Искәрмәләр