Банан (үсемлек)
Банан | |
---|---|
Җимеш төре | җиләк[d] |
Таксонның халык атамасы | banana[1], 芭蕉属[2], 芭蕉属[3][4][…] и банан |
Файл:Starr 050826-4195 Musa sp..jpg | |
Таксономик ранг | ыру[5] |
SEO_description | Банан (род) — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=7876 |
Халыкара фәнни исем |
|
Нәрсәнең чыганагы | банан[d], плантан[d] и банановый лист[d] |
Югарырак таксон | Банановые[d] |
Таксономик төр | банан райский[d] |
SEO_title | Банан (род) — Рувики: Интернет-энциклопедия |
![]() |
Бана́н (лат. Músa) — күпъеллык үләннәрнең бананлылар (Musaceae) гаиләсенең ыругы. Банан – ул пальма агачына охшаган үлән. Банан дип башлыча, аның яшарга яраклы җимешен атыйлар. Бананның 500гә якын төре бар. Банан үләненең сабагы кайчакта 10 метрга, ә диаметры 40 сантиметра җитә. Бер сабакта уртача, авырлыгы 500 килограммга җиткән 300 банан үсеп утыра.[7] Җиләк-җимеш һәм яшелчә хикмәтләре Банан туклыклы да, аның составында организмыны энергия белән тәэмин итеп торган сахароза, фруктоза һәм глюкоза бар.
Тумышы белән Малайзиядән булган бананны башта Һиндстанга керткәннәр. Безнең эрага 200 елда инде Көньяк Кытайда банан плантацияләре булган. Анда ул экзотик җимеш итеп саналган. Риваятьләргә караганда, Һиндстанга баргач, Александр Зөлкарнәйн бананның тәмен татып карый һәм ошатып, үзе белән Көнбатышка алып кайта.
Азык-төлек һәм дәва сыйфатлары
Бананны эчәклек эшчәнлеге бозылганда диета сыйфатында да кулланалар. Ул ашказаны җәрәхәте вакытында ашарга яраклы бердәнбер җимеш булып тора. Ул ашказаны согының ачылыгын бетерә һәм, ашказаны тышчасын йомшак текстура белән каплап, авыртуны баса. Диарея вакытында да банан бик ярап куя. Әйткәнебезчә, ул юан эчәклек эшчәнлеген җайлый, аңа, эчәклекне тулы куәтенә эшләтеп китәр өчен, суны күп итеп сеңдерергә ярдәм итә. Бу аның составындагы пектинга бәйле. Банан шулай ук эчәклектәге зарарлы бактерияләрне дә бетерә. Бананнан ясалган баллы-сөтле коктейль махмырдан менә дигән чара. Банан ашказанын тынычландыра, магний, калий, А1, В6, В12 һәм С витаминнарына бай булуы белән ул организмнан никотинны чыгарырга да сәләтле. Тикшеренүчеләр фикеренчә, бананны даими ашаган кешедә инсульт булу куркынычы кырык процентка кими икән. Әле тагын бер файдалы ягы: банан баш мие эшчәнлеген дә яхшырта. Азканлылык вакытында да банан ашарга киңәш ителә, ни өчен дигәндә, банан кандагы гемоглобин эшләнеп чыгуга булыша. Теге яки бу продуктка аллергия булганнарга да әлеге җимешне ашарга кирәк. Чөнки банан аллергия барлыкка китерми торган аминокислоталардан гына тора.[8] Бананнар антиоксидант, ялкынсынуга каршы, бактерияләргә һәм антиаллергиягә каршы үзлекләргә ия. Банан өлешләре (допамин, серотонин, адреналин һәм норадреналин) ярдәмендә атеросклероз, гипертонияне дәвалыйлар, бавыр ферментының активлыгын арттыралар, судороглар салдыралар, ә бананның кече дозасы сперманың сыйфатын һәм санын арттыралар. Иң мөһиме, кире эффект алу өчен банан диетасын артык кулланмау, шулай ук артык авырлык һәм варикоз белән проблемалар китереп чыгармау.[9]
Искәрмәләр
- ↑ United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
- ↑ Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 16(2) / за ред. T. Wu — 1981. — Т. 16(2). — С. 6.
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统(неопр.) // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2015052
- ↑ 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — С. 466. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 1043.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-06-12
- ↑ Банан махмырдан коткара, archived from the original on 2014-07-23, retrieved 2013-06-12
- ↑ Файдалы үзлекләре банан.