Бермуда утрауларында ислам
Файл:Masjid Muhammad - Bermuda - July 2010d.jpg
Гамильтонда Мөхәммәд мәчете. 1975 елда ачылган
Бермуда утрауларында ислам (ингл. Islam Islam in Bermuda, гарәп. الإسلام في برمودا) ― азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең 2009 елгы хисабы буенча, Бермуда утрауларында 1000 мөселман исәпләнә, алар ил халкының (71 750 кеше, 2020 елга) якынча 1 % ын тәшкил итә.
Тарих
Бермуда утрауларында мөселманнар 1900-еллардан бирле билгеле. Борынгы тарих буенча, исламның Бермуда утрауларына үтеп керүе Африкадан Төньяк Америкага баручы Британия пассажир корабы батканда башлана[1]. Исән калганнар Бермуда утрауларында сыену урыны тапкан. Ислам бирегә ике тапкыр килгән, икесе дә Африкадан башланган. Мөселманнар дини йолаларны үти алмаган, шулай итеп ислам йогынтысы бөтенләй азайган[1].
Ислам җәмгыяте дәүләт тарафыннан 1975 елда гына танылган. Халык санын алу мәгълүматы мөселманнарның санын 600 кеше дип бирә, бу ил халкының 1 % ыннан да ким. Мөселманнарның 50 % ы ― Африкадан һәм Кариб диңгезе бассейны илләреннән күчеп килгәннәрнең нәселе, ислам динен яңа кабул иткән җирле халык вәкилләре, калганнары – Тринидадтан, Пакистаннан, Һиндстаннан, Бангладештан, Шри-Ланкадан, Индонезиядән, Малайзиядән, Мароккодан, Босниядән һ. б. илләрдән күчеп килүчеләр[2].
Бермуда утрауларында яшәүче диндарларның абсолют күпчелеге христианнар[3] (46,2 % ы протестантлар: англикан чиркәве тарафдарлары – 15,8 %), католиклар – 14,5 %, диннәрен билгеләмәгәннәр ― 6,2 %, атеистлар ― 17,8 % (2010 елгы халык санын алу буенча). Йәһвә шаһитлары — 2011 елга 1,3 %, Ислам дине тарафдарлары – 1 % , башкалар – 3,9 %.
Ислам оешмасы
Гамильтонда Бермуда утрауларының күпчелек ислам үзәкләре урнашкан[4].
Мәчет
Ислам уку йорты
Гамильтонда Мөхәммәд мәчете каршында башлангыч дини белем бирүче мәктәп эшли[7].
Сылтамалар
- Muslim Community in Bermuda [ингл.]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Bashori, Agus H.. «Islam di Pulau Bermuda». al-Umm 2 (12): 70-73.. ISSN 2302-7401.
- ↑ Muslim Community in Bermuda [ингл.]
- ↑ Religions in Bermuda | PEW-GRF. Globalreligiousfutures.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2017.
- ↑ al-Ahari, Muhammed Abdullah (1999). "The Caribbean and Latin America". in Westerlund, David. Islam Outside the Arab World. London: Routledge. pp. 446-447. .
- ↑ Masjid Muhammad, Hamilton, Bermuda. Bermuda Island Muslim Community. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2021.
- ↑ Masjid Muhammad, Hamilton, Bermuda [ингл.]
- ↑ [ингл.] Clara Muhammad Schoold, Bermuda