Суринамда ислам

Суринамда ислам (нид. Islam in Suriname, гарәп. الإسلام في سورينام‎) ― ил халкының (575 мең кеше, 2018 елга) 13,9 % ы тота торган дин.

undefined
undefined
undefined

Тарих

undefined

Риваять буенча, XVI гасырда Европа колонизаторлары Африкадан алып килгән коллар арасында Суринамдагы беренче мөселманнар була, алар соңыннан христианлык кабул итәргә мәҗбүр булган. Суринамда мөселманнарның 1873 елда гына барлыкка килүе расланган факт булып тора. Алар Суринамга эшкә чакырылган Һиндстан, Пакистан һәм Бангладештан ялланып килгән эшчеләр булган. 1890 елда Ява утравыннан Индонезия мөселманнарының күчүе башлана. Шулай ук афро-мөселман җәмгыяте барлыкка килә һәм үсеш ала. XX гасырда Якын Көнчыгыштан, нигездә, Сирия, Ливан һәм Фәлистыйннан күпсанлы мөһаҗирләр Суринамга күчеп килә [1]. Суринамда Әфганстан мөселман мөһаҗирләре җәмгыяте бар [2].

Саны

Мөселманнар ― тарафдарлары саны буенча Суринамда өченче урындагы дини төркем. Әмма соңгы ярты гасыр эчендә мөселманнарның өлеше 19,6 % тан 13,9 % ка кадәр кимегән. Төп сәбәбе – әхмәдияләрнең христианлык диненә күчүе [3]. 1971 елдан 2012 елга кадәр Суринамның явалылары арасында христианлык өлеше 9 % тан 21 % ка кадәр арткан (+12%), шул ук вакытта Ява мөселманнары өлеше 85 % тан 67 % ка кадәр кимегән (-18%). Нигездә, Нидерландка эмиграция һәм туучылар саны кимү аркасында, Суринамның Һиндстаннан килгән мөселманнары өлеше 17 % тан 13 % ка кадәр кимегән (-4 %). Җирле марон халкы  [ингл.] арасында мөселманнарның өлеше 0,1 % тан 0,2 % ка кадәр арткан.

Коммевейне округында халыкның (2012 елгы халык санын алу буенча, 31 420 кеше) 47 % ы – мөселманнар (14 мең кеше, нигездә, Ява утравыннан күчеп килгәннәр  [ингл.] нәселе) [4].

Ел [5] Суринам халкы Мөселманнар Өлеше (%)
1964 324,893 63,809 19.6%
1971 379,607 74,170 19.5%
1980 355,240 69,713 19.6%
2004 492,829 66,307 13.5%
2012 541,638 75,053 13.9%

2004 елда илдә 66 307 мөселман булган. 2012 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Суринамда 75 053 мөселман исәпләнә [6], ил халкының гомуми саныннан 13,9 % тәшкил итә, бу – Көньяк Америка кыйтгасында мөселманнарның иң югары проценты. Pew тикшеренү үзәгенең  [ингл.] хисабында да шундый саннар китерелә [7]. Азиядән чыккан мөселманнарның күбесе — Хәнәфи мәзһәбе сөнниләре, шулай ук аз санда шигыйлар һәм әхмәдияләр бар. Суфичылык тарикатенең йогынтысы зур. Кейзерстрат мәчете  [ингл.] Суринамның Әхмәдия мөселман җәмгыятенә карый [8][9]. Суринам мөселманнары актив гражданлык позициясендә тора, алар тарафыннан Суринамда беренче сәяси фирка – Суринам ислам фиркасе төзелгән (1949 елда тагын ике фирка белән Прогрессив реформалар партиясе булып берләшкән) [10], мөселманнар Суринам Ислам ассоциациясен булдырган. Мөселманнар, шулай ук, Һинд диненедәгеләр белән, төп электораты буларак, Суринамның прогрессив реформалар фиркасе  [ингл.] кебек сәяси партияләр эшендә катнаша [11].

Төньяк һәм Көньяк Америкадан ике ил генә – Суринам (1996 елдан башлап) һәм Гайана (1998 елдан башлап) – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы булган дәүләтләр [12].

Искәрмәләр

  1. The Afghan Muslims of Guyana and Suriname. www.guyana.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2017.
  2. The Afghan muslims of Guyana and Suriname
  3. Калып:In lang MOZAÏEK VAN HET SURINAAMSE VOLK: VOLKSTELLINGEN IN DEMOGRAFISCH, ECONOMISCH EN SOCIAAL PERSPECTIEF [1] 2017 елның 2 сентябрь көнендә архивланган. page 118
  4. CENSUS 8 (volkstelling van 2012). Gegevens hier te verkrijgen
  5. Muslim Population in the Americas: 1950 – 2020 [2] page 7
  6. [3]
  7. The Future of the Global Muslim Population (ингл.). Pew Research Center (гыйнвар 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2014. Архивировано из оригинала 11 февраль 2014 года.
  8. Opening of Canjie Mosque in Guyana -- The Canefield Ahmadiyya Culture Centre Mosque Opens. www.aaiil.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2017. Архивировано 11 ноябрь 2011 года.
  9. Moskee [X 1984, Keizerstraat 88]  [нид.]. 10 август 2017 тикшерелде.
  10. E.G. Gonesh, Jagernath Lachmon Verbroederingspolitiek in Suriname, 2015 LM Publishers, Utrecht. .
  11. VHP Nederland. www.vhp-sn.eu. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2017. Архивировано из оригинала 11 сентябрь 2017 года.
  12. Organisation of Islamic Cooperation. www.oic-oci.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2017. Архивировано 9 июнь 2017 года.

Тема буенча өстәмә