Уфа (футбол клубы)
Тарих
2010 елның уртасында Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Уфа шәһәрендә Премьер-Лига дәрәҗәле команданы оештурның кирәклеге турында сүз әйткән. Яңа клубны Россиянең икенче футбол дивизионында уйнаган «Башинформсвязь-Динамо» клубы нигезендә оештырырга карар иттеләр. Яңа клубка «Уфа» исемен кушылганнар.
Беренче рәсми матчны «Уфа» футболчылары Россия Кубогында «Сызрань-2003» футбол клубы белән үткәргәннәр. Матч 0:0 нәтиҗәсе белән тәмамлана, пенальти сериясендә «Сызрань-2003» клубы 4:3 җиңә.
Беренче үк елда командага Беренче дивизионга чыгу максатын куйганнар, ләкин клуб икенче урынын ала. 2012 елның 2 июнендә Милли Футбол Лигасының утырышында «Уфа» клубының лицензированиены үтмәгән «Динамо» (Брянск) командага алмашка килү турында карары кабул итәләр; аннан соң «Уфа»ны Милли Футбол Лигага кабул ителәләр.[1] 2014 елда Премьер-Лигага чыкты.
Чемпионатларда катнашу
| Сезон | Ярыш | Урын | У | Җ | УН | Җ | Г | Искәрмәләр |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 2011/12 | Икенче дивизион, «Урал-Идел» зонасы | 2 | 39 | 25 | 11 | 3 | 54-19 | |
| 2012/13 | Беренче дивизион | 12 | 39 | 7 | 8 | 24 | 32-57 | |
| 2013/14 | Беренче дивизион | 4 | 36 | 17 | 6 | 9 | 46-35 | |
| 2014/15 | Премьер-лига |
Тренерлар
- Андрей Канчельскис (2010–2012)
- Игорь Колыванов (2012—2015)
- Евгений Перевертайло (2015-2016)
- Виктор Ганчаренко (2016)
- Сергей Семак (2016-2018)
- Сергей Томаров (2018)
- Дмитрий Кириченко (2018-2019)
- Вадим Евсеев (2019-2020)
- Рәшид Рәхимов (2020-2021)