Салават Юлаев (хоккей клубы, Уфа)
«Салават Юлаев хоккей клубы» (баш. «Салауат Юлаев» хоккей клубы, рус. Хоккейный клуб «Салават Юлаев») — Уфа шәһәренең хоккей спорт оешмасы. Континенталь хоккей лигасында катнаша.Ике тапкыр Россия чемпионы (2007/08, 2010/11), Гагарин Кубогы иясе (2010/2011), ике тапкыр ачылу Кубогы иясе (2008/2009, 2011/2012), Континент Кубогы иясе (2009/2010).
Клуб башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев хөрмәтенә атлаган.
Тарих
Салават Юлаев хоккей клубы 1961 елның 15 маенда нигезләнә.
1978 елда «Салават Юлаев» совет хоккейның югары лигага чыга, һәм тәнәфесләр белән 5 ел уйный (1978/1979, 1980/1981, 1982/1983, 1985/1986, 1986/1987). 1992 елдан «Салават Юлаев» Халыкара хоккей лигада, 1997 елдан — Россия хоккей лигасында уйный.
2007/2008 сезонда клуб регуләр чемпионатта, ә аннан соң Россия чемпионатында җиңә.
2008/2009 сезонда клуб регуләр чемпионатта җиңә, ләкин ул плей-оффның 1\8 финалда «Авангардка» оттыра.
2009/2010 сезонда клуб регуләр чемпионатта җиңә һәм бронза медальләрне ала.
2010/2011 сезонда «Салават Юлаев» регуләр чемпионатны икенче урында тәмамлый, ә плей-офф финалында «Атлантны» җиңеп чыга һәм Гагарин кубокны ала.
2011/2012 сезонда клуб үз конференциядә 5-нче урын ала, ә плей-оффның 1\8 финалда «Ак Барс» клубына 4-2 исәбе белән оттыра.
|
|
|
- ССРБ чемпионатларда иң яхшы результат: Югары лига, 11-нче урын (1980/1981, 1985/1986, 1986/1987).
Федерация кубогының иясе (1994)
Халыкара хоккей лигасының бронза призы алучы (1994/1995, 1995/1996).
Россия чемпионатының бронза призы алучы (1996/1997).
Россия чемпионатының җиңүче (2007/2008).
Континент кубогының иясе (2009/10)
Континенталь хоккей лигасының бронза призы алучы (2009/2010)
Россия чемпионы һәм Гагарин кубогы иясе (2010/2011).
Яшьләр командасы
Моны карагыз: Толпар (хоккей клубы)
Шулай ук карагыз
Тышкы сылтамалар
| Клублар (2016/17 сезоны) | |||
|---|---|---|---|
| КХЛ Көнбатыш конференциясе | КХЛ Көнчыгыш конференциясе | ||
| Бобров дивизионы | Тарасов дивизионы | Харламов дивизионы | Чернышёв дивизионы |