Рөстәм Нуриев

Рөстәм Мидхәт улы Нуриев (рус. Нуриев Рустем Мидхатович; 28 июнь 1969, Түбән Мактама, Татарстан АССР) — дәүләт эшлеклесе. Ютазы муниципаль районы башлыгы (2012—2019). Алабуга шәһәре мэры[1], Алабуга районы башлыгы (2020 елдан).

Тәрҗемәи хәле

Рөстәм Нуриев 1969 елның 28 июнендә Татарстан АССРның Әлмәт районы Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендә туа. 1987 елда армиягә алына. 1994 елда С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый. 2002 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча И. Н. Ульянов исемендәге Чабаксар дәүләт университетын, 2008 елда «оешма менеджменты» белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын тәмамлый[2].

1989—2001 елларда — Төмән өлкәсенең Лангепас шәһәрендә «Урьевнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 3 нче номерлы нефть һәм газ чыгару цехының өченче разрядлы нефть һәм газ чыгару операторы.

Әлмәт шәһәрендә «Консул» фирмасында маркетинг бүлеге инженеры, юрисконсульт, директор булып эшли.

2001 елдан Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы директоры вазифасын башкара.

2002 елда И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетын тәмамлый.

2006—2010 елларда — Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары.

2010 елдан Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2011 елда «Ютазы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә, 2012 елда II чакырылыш Ютазы район халык депутатлары Советының XXIII утырышы барышында район башлыгы итеп сайлана[3].

2019 елның 19 сентябрендә Алабуга районы Советының чираттан тыш утырышында Рөстәм Нуриевны Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгелиләр[4]. 2020 елның 25 сентябрендә IV чакырылыш Алабуга районы Советы депутатлары беренче сессиясендә бертавыштан Нуриевны муниципалитет башлыгы итеп сайлыйлар. Рөстәм Нуриев 2025 елның 24 сентябрендә район башлыгы вазифасына янәдән сайлана[5].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Рустема Нуриева избрали мэром Елабуги (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
  2. Руководитель исполкома Елабужского района ответит на вопросы читателей «БИЗНЕС Online» [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
  3. Избран глава Ютазинского района Республики Татарстан, archived from the original on 2021-04-10, retrieved 2021-04-10 
  4. И.о. главы исполкома Елабужского района назначен Рустем Нуриев — Татцентр.ру. 26 сентябрь 2025 тикшерелде.
  5. Татаринова, Маргарита. Рустема Нуриева вновь избрали главой Елабужского района 24/09/2025 – Новости (2025-09-24). 26 сентябрь 2025 тикшерелде.

Сылтамалар