Айдар Метшин
Айдар Рәис улы Метшин (тат. Айдар Рәис улы Метшин; 27 август 1963, Түбəн Кама, Түбән Кама районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, «Бердәм Россия» («Единая Россия») федераль исемлеге составында сайланган сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты[1].
Тәрҗемәи хәле
Айдар Метшин 1963 елның 27 августында Татарстан АССРның Түбән Кама шәһәрендә туа.
1980 елдан «Нижнекамскнефтехим» гавами акционерлык җәмгыятендә аппаратура җиһазларын ремонтлау буенча слесарь, аннары Псков өлкәсендә җәнлекчелек совхозы инженеры, баш инженеры булып эшли. Түбән Камада кадрлар сәясәте һәм социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнә.
1999 елда Түбән Кама берләштерелгән халык депутатлары советы депутаты, шулай ук «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге советы депутаты итеп сайлана. 2000—2006 елларда — «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ААҖ/ЯАҖ административ директоры вазифасын башкара. 2005 елда Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясен (Мәскәү) тәмамлый — «эшлекле идарә итү мастеры».
2006 елдан — Түбән Кама муниципаль районы советы рәисе, «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.
2008 елда шәһәр советы депутаты һәм Түбән Кама шәһәре мэры итеп сайлана. 2010 елның октябрендә шәһәр советы сессиясендә кабат Түбән Кама мэры һәм муниципаль район башлыгы итеп билгеләнә. 2021 елның 4 октябрендә РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлану сәбәпле, Түбән Кама мэры һәм район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшыра[2].
2010—2013 еллар чорында Евразия төбәк бүлегеннән Бөтендөнья советы әгъзасы[3], «Түбәнкаманефтехим» ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы әгъзасы булып тора[4].
Дәүләт думасы депутаты
2021 елның 19 сентябрендә VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты мандатын ала. Көндәшлекне яклау буенча комитет составына керә[5].
Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе 2026 елның 25 сентябрендә кабул иткән 53/356-9 санлы карар кушымтасында Айдар Метшин "Бердәм Россия"дән («Единая Россия») федераль сайлау округы буенча сайланган IX чакырылыш Дәүләт думасы депутатлары исемлегенә кертелә[6].
2021 елда Татарстан президенты вазифасын гамәлдән чыгару турындагы закон өчен тавыш бирә, әмма соңрак төймәгә «ялгыш басуы» турында белдерә[7].
2025—2026 елларда төбәктә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү проектларына, шул исәптән «Җиңү. Каһарманнарның өйгә кайтуы» («Победа. Возвращение Героев домой») проектына һәм «Батырлар» программасы кураторы була[8][9].
Шулай ук федераль программаларны тормышка ашыруны контрольдә тоту эшен алып бара, аерым алганда, 2026 елның февралендә Түбән Камада мәктәпләргә ясала торган капиталь ремонтны тикшерә[10].
Халыкара санкцияләр
2022 елның 23 февраленнән Европа берлегенең барлык илләре санкцияләре, 2022 елның 11 мартыннан Бөекбритания санкцияләре, 2022 елның 24 мартыннан Америка Кушма Штатлары санкцияләре, 2022 елның 24 февраленнән Канада санкцияләре, 2022 елның 25 февраленнән Швейцария санкцияләре, 2022 елның 26 февраленнән Австралия санкцияләре, 2022 елның 12 апреленнән Япония санкцияләре, 2022 елның 7 сентябреннән Украина һәм 2022 елның 3 маеннан Яңа Зеландия санкцияләре исемлегенә кертелгән.
Гаиләсе
Бүләкләре
- «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2024)[14];
- Дуслык ордены (2024) — Россия парламентаризмын үстерүгә керткән өлеше, актив закон иҗат итү эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[15][5];
- «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме (2022)[5];
- «Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале (2002), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)[16];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2021) — районның социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[17];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2018) — районның социаль-икътисади үсешенә керткән аерым өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[18];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2012) — күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә керткән зур өлеше өчен.
Искәрмәләр
- ↑ Метшин Айдар Раисович (рус.). Государственная Дума. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026. Архивировано 22 октябрь 2021 года.
- ↑ Айдар Метшин досрочно сложил полномочия мэра Нижнекамска. KazanFirst (4 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Всемирный Совет ОГМВ. ОГМВ Евразия. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026. Архивировано 16 сентябрь 2012 года.
- ↑ Пресс-релизы Группы компаний «ТАИФ». Группа компаний «ТАИФ». Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2012.
- ↑ 1 2 3 Метшин Айдар Раисович. TatCenter. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Всероссийская политическая партия «Единая Россия» (приложение к постановлению ЦИК России от 25 сентября 2026 года № 53/356-9). КонсультантПлюс (25 сентябрь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2026.
- ↑ Кирилл Антонов. Татарстан сдает президентский пост. Коммерсантъ (10 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026. Архивировано 10 декабрь 2021 года.
- ↑ Айдар Метшин: В Татарстане сделано все, чтобы обеспечить ветеранов СВО заслуженными условиями. ТНВ (24 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Айдар Метшин выслушал обращения бойцов СВО. Татарстан. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ В Нижнекамске капитально отремонтируют школы №8 и №20. НТР-24. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Эчпочмаки, «Машина времени» и история знакомства: Наиля Метшина рассказала о том, каково быть супругой мэра Нижнекамска. e-nkama.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ У Айдара Метшина родилась внучка. kazanfirst.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Сын Айдара Метшина Мурат возобновил обучение журналистике в США (рус.). kazanfirst.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026. Архивировано 16 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Рустам Минниханов вручил Айдару Метшину медаль «100 лет ТАССР». Татарстан. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Айдар Метшин получил из рук Спикера Госдумы Вячеслава Володина Орден Дружбы РФ. Татарстан. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Метшин Айдар Раисович. Правительство Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан № УП-781 от 2 октября 2021 года «О награждении орденом „За заслуги перед Республикой Татарстан“». Президент Республики Татарстан (2 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (30 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026. Архивировано 12 июль 2022 года.
Сылтамалар
- Метшин Айдар Рәис улы. Татарстан Республикасында кемнең кем булуы. TatCenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2012.
- Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре Мэры. «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми сайты. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2012.