Рифкать Миңнеханов
Рифкать Нургали улы Миңнеханов (рус. Рифкат Нургалиевич Минниханов; 1 июнь 1955, Балык Бистәсе районы, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре, полиция полковнигы; идарә системалары, мәгълүмати системалар һәм мәгълүмат саклау өлкәсендә эшләүче галим, техник фәннәр докторы (2000); профессор (2004); Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023)[1].
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы — Татарстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы (1997–2016), «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры (2016—2023). Татарстан Республикасының цифрлы үсешенә ярдәм итү Ассоциациясе Советы рәисе (2020—2023). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты (2023 елның 11 июленнән).
Тормыш һәм хезмәт юлы
1955 елның 1 июнендә ТАССР Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылында туган[2][3]. Әти-әнисе — Вәсига Мөбарәкҗан кызы (1931) һәм Нургали Миңнехан улы Миңнехановлар (1930–2001)[4][5]. Ике ир туганы[6]: Рөстәм Миңнеханов[7] (1957) һәм Рәис Миңнеханов (1961)[8]. Әтисе Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев белән дус булган[9], абыйлы-энеле Миңнехановларның карьера үсешен матбугатта шуның белән бәйлиләр[10].
1977 елда инженер-электрчы белгечлеге буенча Казан югары хәрби инженерлар училищесын тәмамлый[3][11].
1977–1982 елларда Алманиядә Совет гаскәрләре төркеме частьләрендә хәрби хезмәт үтә: 1977–1978 елларда — гвардия бригадасында аерым ракета дивизионы өлкән операторы, 1978–1982 елларда — гвардия бригадасында аерым ракета дивизионы старт батареясенең старт отделениесе башлыгы[12][11].
1982 елда Маршал М. Н. Чистяков исемендәге Казан югары хәрби командир-инженерлар училищесында эшли башлый, махсус бүлек начальнигының өлкән ярдәмчесе (1982–1984), уку бүлеге начальнигының өлкән ярдәмчесе (1984–1986) вазифаларын башкара[3][11].
1986 елдан шунда ук көндезге адъюнктурада укый, аны 1989 елда техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алып тәмамлый[2][11]. 1989–1992 елларда училищеның электр белән тәэмин итү кафедрасы укытучысы вазифасында[11][12].
1992–1997 Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автомобиль испекциясе идарәсендә: бүлек башлыгы урынбасары (1992–1993), идарә башлыгы урынбасары — мәгълүмат белән тәэмин итү һәм оператив хәл кылу бүлеге башлыгы (1993–1997) вазифаларында[3][11].
1996 елда Чечен Республикасында командировкада була, яралана[13][14].
1995 елдан милиция (2011 елдан — полиция) полковнигы[3][12]. А. Г. Госмановны алыштырып[15], 1997–1999 елларда Татарстан Республикасы буенча ДАИ идарәсе башлыгы, 1999–2011 елларда ТР ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы, ә 2011 елдан ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы вазифасында[3][11][16].
2016 елда, ЮХИДИ-да 24 ел хезмәт итеп һәм 19 ел идарә башлыгы вазифасында булганнан соң, 60 яшькә җиткән полковник дәрәҗәсендәге хезмәткәрләргә караган хезмәт чикләүләренә бәйле, отставкага китә[10]. Урынына Л.Р. Габдрахманов билгеләнә[17][18]. Миңнеханов үзе «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры вазифасында Әнәс Адыевны алыштыра[19][20]. Әлеге постта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә ЮХИДИ-га ярдәм күрсәтү өлкәсен җитәкли[21]. 2020 елда халыкка электрон рәвештә дәүләт хезмәтен күрсәтүне цифрлаштыру һәм автоматлаштыру белән шөгыльләнә торган Татарстан Республикасының цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясен җитәкли[22]. «Татарстан Республикасы автомобиль һәм мотоцикл спорты федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президиумы әгъзасы, республикада картингны үстерү белән шөгыльләнә[23].
Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы органнарында эшләгән елларда Балтач, Буа, Нурлат, Чирмешән, Алексеевск, Актаныш районнары үзәкләрендә, Яшел Үзән һәм Тәтештә ЮХИДИ биналары, имтихан корпусы, административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге, 160 фатирлы 16 катлы торак йорт, Казанда «Форсаж» балалар автошәһәрчеге һәм картинг үзәге һәм башка объектлар төзелә[12][24]. «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» һәм «2020 елга кадәр Татарстан Республикасында юлларда тормыш иминлеген тәэмин итү концепциясе» республика максатчан программасын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда катнаша[12], эш дәверендә юлларда видеофиксация системаларын кертү, ришвәтчелеккә каршы көрәш, штрафлар җыю буенча көчле кампанияләре белән аерылып тора[10], балалар мәгариф учреждениеләрендә юл иминлеге нигезләрен укытуны гамәлгә кертүдә дә өлеше зур[24]. Миңнеханов инициативасы белән һәм җитәкчелегендә юлларда тормыш иминлеген тәэмин итүнең хәзерге көн проблемалары буенча берничә халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла[12][25].
| Республиканың һәр министрлыгы һәм ведомствосы Россиядә иң яхшылардан булу өчен барысын да эшләргә тиеш, дип уйлыйм. Әлегә без бердәнбер лидер дип әйтә алмыйм, әмма, һичшиксез, алдынгылар рәтендә. Шулай булгач, республика турындагы уңай фикернең казанына без дә өлеш кертәбез. Татарстан Россия төбәкләре арасында фото- һәм видеофиксацияне беренчеләрдән булып гамәлгә кертә башлады, ә ил электрон хезмәтләр һәм документлар әйләнеше системасына күчә башлаганда бездә ул инде тулы канлы һәм уңышлы эшләп килә иде. Рифкать Миңнеханов, ДАИ-ЮХИДИ 80 еллыгы уңаеннан, 2016 ел[26].
|
Җитәкчелек эше белән бер үк вакытта, 2000–2004 елларда А.Н. Туполев исемендәге Казан техник университетында мәгълүмати куркынычсызлык системалары кафедрасында укыта[12][25].
2000 елда техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә «Махсус билгеләнгән мәгълүмати системалар төзегәндә һәм кулланганда ачык системалар технологияләрен куллану» (рус. Использование технологий открытых систем при создании и эксплуатации распределенных информационных систем специального назначения) темасына докторлык диссертациясен яклый; 2004 елда профессор гыйльми исемен ала[3][12].
2016 елда «исәпләү техникасы һәм идарә системалары элементлары һәм җайланмалары» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайлана[27].
2018–2024 елларда А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ Интеллектуаль транспорт системалары база кафедрасы мөдире.
Махсуслаштырылган мәгълүмат системаларын булдыру һәм эксплуатацияләү, юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү өлкәсендә йөздән артык фәнни хезмәт һәм монография, юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча берничә методик эшләнмә, катлаулы мәгълүмат системаларын булдыру һәм аларда мәгълүматны саклау методикасы буенча уку-укыту һәм методик әсбаплар авторы[3][12][25]. Махсуслашкан төбәк мәгълүмат системаларын һәм интеллектуаль транспорт системаларын эшләү өлкәсендә махсус билгеләнештәге бүленгән мәгълүмат системаларын төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә ачык системалар технологияләрен куллану проблемасын тикшерә, киң полосалы чыбыксыз мәгълүмат тапшыру челтәрләре һәм RFID–технологияләр базасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны контрольдә тотуның автоматлаштырылган системасын булдыру буенча эш белән җитәкчелек итә[12][25]. «Вестник НЦБЖД» журналының баш мөхәррире һәм «Тормыш куркынычсызлыгының фәнни үзәге» ДБУнең Гыйльми советы рәисе. ЮХИДИ хезмәте буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уйлап табуларга алты авторлык таныклыгы бар[3][12]. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «Юл хәрәкәтен оештыру» профиле буенча дәүләт аттестация комиссиясе рәисе булып тора[28], дүрт фән кандидаты һәм бер фән докторы әзерләгән[25].
2023 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы һәм президенты[1].
Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Россия Федерациясе
- Александр Невский ордены (2024 год) — ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык хезмәте өчен[29].
- Батырлык ордены (1996 ел)[11].
- Дуслык ордены (2011 ел)[11].
- I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2017 ел)[30].
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2006 ел)[11].
- I, II һәм III дәрәҗә «Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы хезмәте өчен», «Хезмәттәге фидакарьлек өчен», I, II һәм III дәрәҗә «Югары дәрәҗәдәге хезмәт өчен», «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен», «Хәрби фидакарьлек өчен», «Батырлык һәм гуманизм өчен» медальләре.
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясе (2024 ел) — «мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү» уку-укыту методик әсбаплар комплекты өчен[31].
- «Россия Эчке эшләр министрлыгы мактаулы хезмәткәре» тамгасы[3][32].
- Татарстан Республикасы
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2013 ел)[11].
- «Дуслык» ордены (2016 ел) — Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[33].
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале (2020 ел) — күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасында хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә аерым өлеше өчен[34].
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2010 ел)[11].
- «Татарстан Республикасы атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре» мактаулы исеме (2003 ел)[3], «Татарстан Республикасы атказанган физик культура хезмәткәре» (2012 ел)[35].
- Татарстан Республикасы президенты Рәхмәте (2015 ел) — эчке эшләр органнарында күпьеллык намуслы хезмәте, республикада законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен[36].
- Татарстан Республикасы президенты Рәхмәте (2012 ел) — күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә лаеклы өлеше өчен[37].
- «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мактаулы хезмәткәре» тамгасы[3][32].
- «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале[38].
- Чит ил бүләкләре
- Төркмәнстанның «Magtymguly Pyragynyň 300 ýyllygyna» медале (2024 ел, Төркмәнстан) — Төрекмәнстан белән Татарстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне киңәйтүдәге, төрекмән әдәбиятының классик шагыйре Мәхтүмколый Фрагиның иҗади мирасын өйрәнүдәге, саклаудагы, популярлаштырудагы һәм киләчәк буыннарга җиткерүдәге казанышларын, мәдәниятләрне якынайтуга һәм баетуга, төрекмән һәм татар халыклары арасында дуслыкны, туганлыкны һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур шәхси өлешен исәпкә алып, шулай ук төрекмән шагыйре һәм фикер иясе Мәхтүмколый Фрагиның тууына 300 ел тулу уңаеннан[39].
- «Азәрбайҗан дусты» ордены (2024 ел, «Мой Азербайджан» журналы) — Азәрбайҗан һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдәге һәм ныгытудагы гаять зур казанышлары өчен[40].
- Иҗтимагый
Шәхси тормышы һәм гаиләсе
Чаңгы спорт төре белән мавыга, хәрби өчле көрәш буенча спорт мастерына кандидат[11].
Тормыш иптәше — Рәисә Исмәгыйль кызы[43], ике улы: Рамил (1979)[44], Рәсүл (1983)[45]. Икесе дә актив рәвештә эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, дару препаратлары җитештерүдән алып, күчемсез милек белән идарә һәм чүп калдыкларын җыюга кадәр төрле эшчәнлек өлкәләрендәге Татарстан компанияләрендә өлешләре бар[46].
- Энесе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов (1957) — Татарстан Президенты (2010 елдан, Татарстан Рәисе — 2023 елның 5 февраленнән).
- Энесе Рәис Нургали улы Миңнеханов (1961) — Саба районы башлыгы (1999 елдан).
Сайланган библиография
- Минниханов Р. Н. Использование технологий открытых систем при создании и эксплуатации распределенных информационных систем специального назначения: на примере РИС ГИБДД МВД РТ: диссертация доктора технических наук. — Москва: Московский государственный институт электроники и математики, 2000. — 466 с.
- Минниханов Р. Н. Безопасность дорожного движения — забота общая. — Казань: Издательство Сергея Бузукина, 2011. — 207 с. — ISBN 9785905514012.
- Минниханов Р. Н. и др. Обучение школьников правилам безопасного поведения на дороге (5—9 классы): учебное пособие по направлению 050100 «Педагогическое образование». — Казань: ГБУ «НЦБЖД», 2013. — 231 с. — ISBN 9785852476784.
- Минниханов Р. Н. и др. Повышение качества подготовки водителей в Республике Татарстан: учебно-методическое пособие. — Казань: ГБУ «НЦБЖД», 2013. — 223 с. — ISBN 9785852477422.
- Минниханов Р. Н. Обучение школьников правилам безопасного поведения на дороге (5—9 классы): учебное пособие по направлению 050100 «Педагогическое образование». — Казань: ГБУ «НЦБЖД», 2015. — 231 с. — ISBN 9785852476784.
- Минниханов Р. Н. и др. Развитие систем автоматической фиксации нарушений правил дорожного движения в Республике Татарстан. — Казань: Фолиант, 2015. — 186 с. — ISBN 9785905576584.
- Минниханов Р. Н. На новых рубежах. 1936—2016. — Казань: Издательство Сергея Бузукина, 2016. — 271 с. — ISBN 9785905514272.
- Минниханов Р. Н. и др. Основы законодательства в сфере дорожного движения: пособие для преподавателей и слушателей автошкол. — Казань: Фолиант, 2017. — 354 с. — ISBN 9785950063121.
- Минниханов Р. Н. и др. Формирование элементарных математических представлений у детей дошкольного возраста: (образовательная область «Познавательное развитие»): методические рекомендации для педагогов дошкольных образовательных организаций. — Казань: Фолиант, 2020. — 143 с. — ISBN 9785604405222.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе президенты итеп сайланды. Татар-информ, 11.07.2023
- ↑ 1 2 Валеева и др., 2005
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Хасанов, 2008
- ↑ Ахмадиева и др., 2019
- ↑ Альфред Мухаметрахимов. «Не думал даже, что наш малай Рустам станет президентом». Открытие мечети в родном селе братьев Миннихановых: начальник ГИБДД вспомнил детство, а глава республики выпил чаю в доме, где родился. Бизнес Online (5 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ «Он знает жизнь»: 17 мгновений весны Рустама Минниханова. Бизнес Online (28 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 13 май 2022 года.
- ↑ Минниханов Рустам Нургалиевич. Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022.
- ↑ Минниханов Раис Нургалиевич. Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ Иванов, 2019
- ↑ 1 2 3 Алексей Лучников, Ангелина Головатая, Наталья Голобурдова, Александр Гавриленко, Сергей Кудрявцев. Рифкат Минниханов: «Я не говорю «прощай», я говорю «до свидания». Глава ГИБДД по РТ покинул должность из-за требований закона, но четко дал понять, что на пенсию не собирается. Бизнес Online (8 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 Минниханов Рифкат Нургалиевич. Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Гилязов, 2016
- ↑ Рифкат Минниханов рассказал о семье, ранении и объяснил, зачем Татарстан внедрил видеофиксацию на дорогах. Kazanfirst.ru (25 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 25 ноябрь 2021 года.
- ↑ Минниханов рассказал о своем ранении в горячей точке. InKazan.ru (25 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ 80 летняя история службы ГАИ-ГИБДД в Республике Татарстан. Газета «Волжская новь» (3 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 21 апрель 2021 года.
- ↑ Рифкать Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ башлыгы вазыйфасыннан китә
- ↑ Светлана Арсентьева. Ленар Габдурахманов: Считаю себя сотрудником ДПС. Газета «Республика Татарстан» (2 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 24 февраль 2020 года.
- ↑ Кирилл Антонов, Андрей Смирнов. Брат президента уходит с дороги. Рифкат Минниханов покидает пост главы ГИБДД Татарстана. Коммерсантъ (9 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ Александр Елисеев. Рифкат Минниханов: Камер на дорогах больше не станет, будем улучшать их качество. Татар-информ?! (23 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ Рифкат Минниханов возглавил ГБУ «Безопасность дорожного движения». Газета «Республика Татарстан» (23 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2022. Архивировано 12 апрель 2022 года.
- ↑ Татьяна Завалишина. Рифкат Минниханов: «Рано или поздно придется сделать въезд в город платным». Бизнес Online (19 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ Татьяна Завалишина. Рифкат Минниханов: «Был один раз, когда я к президенту записался на прием». Бизнес Online (20 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ Александр Елисеев. Рифката Минниханова в его день рождения назвали «отцом картинга» в Татарстане. Татар-информ?! (1 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2022. Архивировано 12 апрель 2022 года.
- ↑ 1 2 «Он приучил министров и правительство выполнять законы Российской Федерации». Старшему брату президента Татарстана Рифкату Минниханову — 65. Интернет-газета «Реальное время» (1 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 25 октябрь 2020 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 Минниханов Рифкат Нургалиевич. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 3 март 2022 года.
- ↑ Светлана Арсентьева. Рифкат Минниханов: Опытом лучших укреплять безопасность на дорогах. Газета «Республика Татарстан» (29 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2022. Архивировано 12 апрель 2022 года.
- ↑ Результаты выборов 2016 в АН РТ. Академия наук Республики Татарстан (23 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ Выпускники КГАСУ по «Организации дорожного движения» защищали дипломные работы перед комиссией под председательством начальника Управления ГИБДД МВД по РТ, председателя ГАК Р. Н. Минниханова. Казанский государственный архитектурно-строительный университет (23 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 04.10.2024 № 853 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Официальный интернет-портал правовой информации (4 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 октябрь 2024.
- ↑ Колокольцев вручил Рифкату Минниханову медаль ордена «За заслуги перед Отечеством» 1-й степени. Бизнес Online (27 октябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ Лауреаты премий Правительства Российской Федерации 2024 года в области образования и поощрённые благодарностью Правительства Российской Федерации. Правительство Российской Федерации (4 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 октябрь 2024.
- ↑ 1 2 Абдуллин и др., 2015
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (8 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 15 октябрь 2018 года.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (3 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (20 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (5 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (31 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022.
- ↑ О награждении медалью «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики» (рус.). rais.tatarstan.ru (31 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2026.
- ↑ Указ Президента Туркменистана от 11 октября 2024 года «О награждении юбилейной медалью Туркменистана «Magtymguly Pyragynyň 300 ýyllygyna» Президента Академии наук Республики Татарстан Российской Федерации Минниханова Рифката Нургалиевича»
- ↑ Рифкат Минниханов удостоен ордена «Друг Азербайджана»
- ↑ Алсу Гатауллина. День рождения отмечает начальник Управления ГИБДД МВД по РТ Рифкат Минниханов. Татар-информ?! (1 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
- ↑ Минниханов Рифкат Нургалиевич. Музей истории КГАСУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 15 май 2021 года.
- ↑ Елена Железнова. «Счастье — это когда у детей нет проблем». Четверть века вместе. Газета «Вечерняя Казань» (2 октябрь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022.
- ↑ Сын главы ГИБДД Татарстана, племянник главы республики Рамиль Минниханов сбил человека. Деловой Петербург (31 март 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 14 июнь 2021 года.
- ↑ Расуль Минниханов. Федерация автомобильного спорта Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 30 июль 2021 года.
- ↑ Анастасия Степанова. Активы Миннихановых: куда ведут бизнес-связи и на чём зарабатывают дети? Регнум (27 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2022. Архивировано 10 апрель 2022 года.
Әдәбият
- Минниханов Рифкат Нургалиевич / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Татарская энциклопедия. — Казань: Институт Татарской энциклопедии]] Академии наук Республики Татарстан, 2008. — Т. 4: М — П. — С. 189. — 768 с. — ISBN 5902375050. [рус.]
- Минниханов Рифкат Нургалеевич // Кто есть кто в Республике Татарстан: справочник / рук. редкол. З. Р. Валеева, гл. ред.Е. А. Лисин]], ред.-сост. Ш. Н. Мулаянов. — Казань : СТАР, 2005. — Вып. 4 (по состоянию на 1 января 2005 г.). — С. 93. — 375 с. — ISBN 5898520104. [рус.]
- Минниханов Рифкат Нургалиевич // Республика Татарстан. энциклопедический справочник для средств массовой информации / под ред. И. А. Гилязова. — Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан, Татарское книжное издательство, 2016. — С. 236. — 408 с. — ISBN 9785969003149. [рус.]
- Историко-культурный атлас Сабинского района Республики Татарстан / авт.-сост. Х. М. Абдуллин, И. Р. Каримов, А. И. Ногманов. — Казань: Фолиант, 2015. — 106 с. — ISBN 9785905576652. [рус.]
- Ахмадиева Р. Ш., Вафин Р. Р., Минниханов Р. Н., Тинчурин Р. Ф. Эстафета памяти: биографический справочник. — Казань: Фолиант, 2019. — 116 с. — ISBN 9785604170687. [рус.]
- Иванов В. В. Глава субъекта Российской Федерации. Историческое, юридическое и политическое исследование (История губернаторов): в 2 томах. — Москва: «Издание книг ком», 2019. — Т. I: кн. 2. — 624 с. — ISBN 9785907250048. [рус.]
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
- TatCenter.ru интернет-порталы (ТР эшлекле үзәге) 2016 елның 12 ноябрь көнендә архивланган.
- Президент Академии наук Республики Татарстан Минниханов Рифкат Нургалиевич на сайте www.antat.ru, [Тикшерелгән 3 апрель 2025].
| Элгәре: Мәгъсүм Сәлахов 2014―2023 |
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты 2023—2026 |
Алмашка килүче: ' |