Дания Заһидуллина

Дания Фатих кызы Заһидуллина (1 октябрь 1961, Әмәкәй, Татарстан АССР) — әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (2001), КФУ профессоры (2001 елдан), ТР ФА мөхбир-әгъзасы (2007), хакыйкый әгъзасы (2011). ТР ФА баш гыйльми сәркатибе (2007), вице-президенты (2016―2023)[1] . ТР язучылар берлеге әгъзасы (2005). ТР язучылар берлегенең Җамал Вәлиди (2006) һәм Илдар Юзеев (2005) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Филология фәннәре буенча диссертацияләр яклау шурасының гыйльми сәркатибе. Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда Милли Шура рәисе урынбасары итеп сайланган (2017)[2].

Тәрҗемәи хәле

1964 елның 1 октябрендә Татарстан АССР Мөслим районы (1962-1964 елларда Сарман районы) Әмәкәй авылында туган. Әмәкәй урта мәктәбен (1981), Казан дәүләт университетының филология факультетын (1986), аспирантурасын (1993) тәмамлаган. Балтач районы Түнтәр, Казан шәһәре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 1989 елдан КДУның татар әдәбияты кафедрасында лаборант, 1992 елдан укытучы булып эшли. 1993 елда филология фәннәре кандидатлыгына, 2001 елда татар әдәбияты теориясе тарихы буенча филология фәннәре докторлыгына диссертация яклаган. КФУның хәзерге заман татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире[3].

2023 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында баш фәнни хезмәткәр булып эшли.[4]

Гыйльми эзләнүләр өлкәсе

200дән артык хезмәте (шул исәптән, 13 укыту-методик, 98 фәнни хезмәт) басылган. Аның җитәкчелегендә 2 докторлык, 9 кандидатлык диссертациясе якланган.

2025 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Знаменитые личности» сериясенең баш мөхәррире буларак, археолог Альфред Халиковка багышланган китапны автор-төзүче Фаяз Хуҗин белән бергә тәкъдим итә.[5]

Китаплары

Җәмәгать эшчәнлеге

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда Милли Шура рәисе урынбасары итеп сайланган (2017).

2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр узган Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтаенда Милли Шура рәисе урынбасары итеп яңа срокка бертавыштан яңадан сайлана.[7]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. ↑ Вслед за президентом в Академии наук Татарстана сменился куратор гуманитарного блока. Бизнес-Онлайн, 29.07.2023
  2. ↑ Дамир Исхаков: У татар есть свои интересы. business-gazeta.ru, 12.08.2017
  3. ↑ Заһидуллина Дания Фатиховна. КФУ сайты, archived from the original on 2019-05-12, retrieved 2017-08-28 
  4. ↑ Юсупова Н. М. Энциклопедик эшчәнлеккә ия галим. Фәнни Татарстан. 2024. № 3. 33 б. Фәнни Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2026.
  5. ↑ В Академии наук Татарстана презентовали книгу об археологе Альфреде Халикове. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (20 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2026.
  6. ↑ Загидуллина Д. Ф. Художественные приемы и стилевые обновления в татарской литературе (в контексте тюркских литератур ХХ–ХХI вв.). Казань, 2022. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2026.
  7. ↑ Загидуллина Дания Фатиховна — заместитель председателя Национального совета Всемирного конгресса татар. Бөтендөнья татар конгрессы. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2026.
  8. ↑ Гөлнар Гарифуллина. Фәрит Яхин һәм Дания Заһидуллина дәүләт бүләкләренә лаек булды. Татар-информ МА, 7.02.2020

Әдәбият

  1. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-Пресс», 2006. ISBN 5-85247-005-4
  2. Ә.Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә