Фәрһад Фәткуллин

РУВИКИ проектының татар бүлегендә Фәткуллин фамилияле башка кешеләр турында да мәкаләләр бар

Фәрһад Фәткуллин, Фәрһад Наил улы Фәткуллин (1979 елның 2 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — синхрон тәрҗемәче, фрилансер, «Ел викимедиачысы — 2018»  [ингл.][1][2][3][4][5], Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең иҗтимагый әгъзасы[6].

Тәрҗемәи хәле

Фәрһад Наил улы Фәткуллин 1979 елның 2 ноябрендә ТАССРның башкаласы Казанда туган.

1986 елда Казан шәһәренең француз телен тирәнтен өһрәнүче 123-нче урта мәктәпкә укырга бара. 1993 елдан Эртугрул Гази исемендәге татар-төрек лицеенда белем ала. 1995-1997 елларда АКШның Миссури штатының Клейтон шәһәре урта мәктәбендә  [ингл.] укый. Татар, рус, француз, төрек, инглиз һәм итальян телләрен белә[7]

2002 елда Казан федераль университетының Икътисад һәм финанс институты бакалавриатын «Предприятие белән идарә итү» (финанс менеджменты) һөнәре буенча белем ала. 2008 елда Казанның Социаль һәм гуманитар белем институты специалитет мәдәниятара коммуникациясе буенча белем ала. 2008 елда биш ай дәвамында АКШның Теннесси штаты Генераль ассамблеясының  [ингл.] финанс контроле һәм бюджет анализы комитетларында стажировка үтә[7]

2006-2013 елларда Татарстан Президенты тәрҗемәчесе булып эшли.

2009 елдан — Бөтендөнья банкының штаттан тыш тәрҗемәчесе.

2010-2012 елларда Казан федераль университетының Икътисад һәм финанс институты һәм АКШ-ның Нью-Йорк дәүләт университеты икеле диплом программасы укытучысы булып эшли.

2012 елда Сингапурның Lee Qwan Yew Institute of Public Policy & Civil Service College  [ингл.], ә 2015 елда — INSEAD Executive MBA  [рус.] (Фонтенбло, Әбу-Даби, Вена) белем бирү программаларын уза.

Википедия волонтёрлыгы

Иҗтимагый эшчәнлеге

2020 елдан бирле Тат.Комиссия чикләрендә Татарча Вики-хезмәттәшлек проектлары  [рус.] вәкиле булып тора. Икенче утырышында әгъзаларны бу юнәлеш белән таныштырды.[11] Татарча Википедиядә төрле бәйге һәм марафоннарны оештыру һәм үткәрүдә катнаша.

2021 елда Piter.tatar сайты редакциясе татарча белмәгән татарларны таныштыру өчен оештырган лекцияне тәкъдим итте,[12] соңрак Санкт-Петербург татар медиафорумында һәм нәтиҗәдә туган «Татар порталлары союзы» хезмәттәшлеге чикләрендә Вики буенча материалларны әзерләде.[13][14]

2022 елда Татнетны үстерү фондының Попечительләр советына кабул ителде.[15]

Гаилә

Фәрһад Фәткуллин өйләнгән, кызы һәм улы бар.[7].

Матбугатта әңгәмәләре

Искәрмәләр

  1. https://ru.wikimedia.org/wiki/Пресс-релизы/Фархад_Фаткуллин_—_викимедист_года!  [рус.]
  2. Житель Казани первым из россиян стал «Викимедистом года». ТАСС (23 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2018.
  3. Премия за хобби. Российская газета (25 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2021. Архивировано 26 август 2019 года.
  4. Итоги-2018: чем запомнится уходящий год в Татарстане. Kazan First (31 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2021. Архивировано 8 ноябрь 2019 года.
  5. Топ-50 героев татар: кто и что сделал для нации за год? БИЗНЕС Online (29 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2021. Архивировано 29 октябрь 2020 года.
  6. Список Ахметова: названы 35 человек, которые должны спасти татарский язык. БИЗНЕС Online (7 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2021. Архивировано 7 июль 2020 года.
  7. 1 2 3 Алексей Лучников, Виталий Папилкин. «Я просто делал то, что мне показалось правильным»: как татарин стал викимедистом года. Электронная газета «Бизнес Online» (24 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2018.
  8. Samir Elsharbaty. Farhad Fatkullin named Wikimedian of the Year for 2018 (ингл.). Wikimedia Foundation (26 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2019. Архивировано 21 март 2019 года.
  9. Википедист года живёт в Татарстане. Республика Татарстан (30 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2021. Архивировано 8 ноябрь 2019 года.
  10. https://ru.wikimedia.org/wiki/Викимедиа:Членство#user-Frhdkazan
  11. Утырышның аудио-язмасының ~ 1:02:00-1:12:00 мизгеле
  12. YouTube сайтында Татарский в Вики. Экосистема Викимедиа и цифровая трансформация һәм кулланылган слайдлар
  13. Гайнетдинова Екатерина Накифовна. ДОКЛАДЫ ПТМФ 2021. Санкт-Петербург татар медиафорумы. Мөрәҗәгать итү датасы: 2022 елның 6 февраль. + слайдлар@Викиҗыентык
  14. «Татар порталлары союзы»ның 30.01.2022 онлайн-утырышында тәкъдим ителгән видео-чыгыш һәм кулланылган слайдлары
  15. Татнетны үстерү фондының XVII Попечительләр Советы үткәрелде. Татнетны үстерү фонды (2022 елның 9 декабрь көне).

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә