Илфир Якупов
Илфир Илшат улы Якупов (25 май 1982, Яр Чаллы, Татарстан АССР) — мәдәният хезмәткәре, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директорының беренче урынбасары (2024 елдан)[1]. Муса Җәлил премиясе лауреаты (2019). Татарстан Республикасының 3 нче класслы дәүләт киңәшчесе.
Тәрҗемәи хәле
1982 елның 25 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туа. Яр Чаллы шәһәренең татар гимназиясен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (2004, М. Сәлимҗанов курсы), Казан федераль университетының квалификация күтәрү буенча бизнес-идарә итү магистры (МВА) курсын (2011) тәмамлый.
Хезмәт юлы
2003—2005 елларда — ТР мәдәният министрлыгының театр сәнгате буенча әйдәп баручы белгече.
2005—2007 елларда — ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры ярдәмчесе.
2007—2012 елларда — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының маркетинг буенча директор урынбасары.
2012 елның февраленнән 2024 елга кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры вазифаларын башкаручы, октябреннән — театр директоры.
2024 елдан — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директорының беренче урынбасары.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале[2].
- 2018 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе.
- «Саха Республикасы (Якутия) мәдәният алдынгысы» исеме[3].
- 2019 — Муса Җәлил премиясе (Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивален оештырганы өчен)[4].
- 2023 — Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте[5].
Шәхси тормышы
Өйләнгән, өч баласы бар.
Искәрмәләр
- ↑ Якупов Ильфир Ильшатович первый заместитель художественного руководителя театра им. Камала (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2025.
- ↑ Якупов Ильфир Ильшатович — Татцентр.ру. 30 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Государственный советник Якутии Андрей Борисов подарил народной артистке Татарстана бриллиант. 30 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Камал театры директоры һәм әдәби бүлек мөдире республиканың Муса Җәлил премиясенә лаек булды. Камал театры сайты, 15.02.2019
- ↑ Рустам Минниханов вручил камаловцам почетное звание и благодарность (рус.). kamalteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2025.
Әдәбият
- А. Әпсәләмова. Алгебра белән гармониягә ышану. «Идел», 2016 ел, № 12.