Фәрид Мифтахов
Фәрид Фәиз улы Мифтахов (07.09.1968; Күлбай Мораса, Нурлат районы, ТАССР) — эшмәкәр, танылган меценат һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе,[1] «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыяте попечительләре әгъзасы. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2020 ел).
Тәрҗемәи хәле
1968 елның 7 сентябрендә ТАССРның Нурлат районы Күлбай Мораса авылында туган. Заманча гуманитар институтын (Мәскәү, 2000 ел), Президент «РФ халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны яңадан әзерләү» программасы һәм «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (2004 ел) тәмамлаган.[2]
Хезмәт эшчәнлеген «Тасма» НПОДА суыткыч җайланмалар машинисты сыйфатында башлый, аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1991 — 1992 елларда АСО Талисман консультанты.[3]
Җиде ел дәвамында «Птд Поволжье» ҖЧҖ һәм «Торг-Инвест» ҖЧҖ директоры урынбасары булып эшли.
2009 елдан 2014 елга кадәр дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты.
2015 елдан ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе Попечительләр Советы Рәисе. 2016 елдан Нурлат якташлыгы рәисе. 2018 елдан — «Болгар» ТР Милли хәйрия фонды Идарәсе Рәисе.
Бүләк һәм премияләре
«Алтын йөрәкле кеше» Республика конкурсы лауреаты (2004 ел), «Ел җитәкчесе» республика конкурсы лауреаты (2005 ел), «Хәйрияче 2008» республика конкурсы җиңүчесе, «Аңлаудан ярдәмгә» номинациясендә «алтын йөрәкле кеше» шәһәр конкурсы лауреаты (2006 ел).[4]
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), РФ Мөфтиләр советы тарафыннан II дәрәҗә «Әл-Фәхр» Почет ордены, ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән (2018 ел).[4]