Римма Ратникова
Римма Атлас кызы Ратникова (Булатова) 1955 елның 3 маенда туа. Кукмара мәктәбендә укый. Дүртенче сыйныфта укыганда ул табигать турында шигырь яза һәм аның бу шигыре район газетында да басылып чыга. Урта мәктәпне тәмамлаганда аның алдында “Укырга кая барырга?” дигән сорау тормый иде инде. Римма Булатова Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, аны “Молодежь Татарстана” газетына эшкә билгелиләр. 1989 елдан башлап тугыз ел дәвамында ул биредә баш редактор булып эшли. Бу елларда “Молодежь Татарстана” татарның хокукларын яклаучы бердәнбер рус газеты иде. Ә 1998 елдан Римма Ратникова – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының генераль директоры була. Шуның өстенә 1995 елдан бирле – Татарстан Журналистлар берлегендә, журналистлар берлекләренең Халыкара конфедерациясендә җаваплы вазифалар башкара.
Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, кануннарның татарча, русча текстларының тәңгәллеген тикшерү буенча ТР ДШ комиссиясе рәисе (2019 елның 9 сентябреннән)[1].
Искәрмәләр
- ↑ Ратникова Римма Атласовна. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. ТР ДШ рәсми сайты
Тышкы сылтамалар
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәсми сайтында {{{заглавие}}}.