Рамил Әхмәтов

Рамил Әхмәтов, Əхмәтов Рамил Уел улы, рус. Ахметов Рамиль Уелович (1967 елның 7 октябре, Актүбә бистәсе, Азнакай районы, ТАССР) — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Казан шәһәренең «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры[1].

Тәрҗемәи хәле

1967 елның 7 октябрендә Азнакай районының Актүбә бистәсендә туа.

1993 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый[1].

Хезмәт юлы

1986—1988 — Совет Армиясе сафларында хезмәт итә[2].

1993-1994 — табиб-интерн, Яр Чаллы шәһәренең 1 нче бала тудыру йорты акушер-гинекологы.

1994—1995 — Яр Чаллы шәһәре 2 нче шәһәр хастаханәсенең онкология бүлеге табиб-токсикологы.

1995—1998 — Яр Чаллы шәһәре 2 нче шәһәр хастаханәсенең сырхауханә өлеше буенча баш табиб урынбасары.

1998-1999 — Казан шәһәре 23 нче шәһәр хастаханәсенең акушер-гинекологы.

1999—2001 — Казан шәһәренең «5 нче шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары.

2001—2004 — Казанның Идел буе районы Сәламәтлек саклау идарәсенең сәламәтлек саклау бүлеге тармагын үстерү буенча начальник урынбасары, Казан ш.

2004—2006 — Казанның Киров районы Сәламәтлек саклау идарәсенең сәламәтлек саклау бүлеге начальнигы.

2006—2007 — Муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Сәламәтлек саклау идарәсенең мәгълүматлаштыру, медицина техникасы, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча начальник урынбасары.

2007—2012 — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы.

2012—2015 — Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе.

2015 елның августыннан «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры[2].

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

2019 елдан VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
  • Шәһәр халкы сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлар өчен Мактау билгесе[1].

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә