Алсу Тарханова

Алсу Габдрахман кызы Тарханова (рус. Алсу Абдрахмановна Тарханова; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — Россия дәүләт эшлеклесе. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2019 елдан). «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре. Юридик фәннәр кандидаты.

Тәрҗемәи хәле

Алсу Тарханова 1953 елның 3 гыйнварында Татарстан АССРның Чистай районы Яуширмә авылында туа. Мәскәү гуманитар-икътисад институтын тәмамлый.

2007 елда Казан федераль университетында «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарында килештерү процедуралары (Татарстан Республикасы мисалында)» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый[1].

2006—2012 еллардаТатарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире. 2012 елдан «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең югары совет башкарма комитеты рәисе. 2019 елның сентябрендә «Бердәм Россия» партиясе исемлекләре буенча VI нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайна[2]. Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы була.

Бүләкләр

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә