Илшат Әминов
Илшат Юныс улы Әминов (рус. Аминов Ильшат Юнусович; 27 июль 1963, Казан) — журналист, «"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре. ТР Журналистлар берлеге (2019 елның 24 гыйнварыннан)[1][2] һәм Телетапшырулар алып баручыларның милли ассоциациясе әгъзасы. Депутат[3]. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы (2020 елның 6 июленнән). Россия телевидение академиясе академигы (2010).
Тәрҗемәи хәле
1963 елның 27 июлендә Казанда язучы Юныс Әминов гаиләсендә туа. 1969 елдан гаилә Әлмәттә яши. Беренче тапкыр телевидениедә «Пионерстан» программасын алып бара, «Семь окон» (Җиде тәрәзә) телевизион спектаклендә уйный, башка проектларда катнаша.
Белеме
1985 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «Журналистика» белгечлеге буенча тәмамлый.
1994 елда — «Бизнес һәм журналистика», 1996 елда — «ММЧда менеджмент», 2002 елда — «Бизнеста идарә итү системасы» программалары буенча Америкада стажировка үтә.
Хезмәт юлы
1985—1987 елларда — ТАССР телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының телевидение студиясе корреспонденты, мөхәррире.
Илшат Әминов 1991—1996 еллард М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетының аспирантурасын тәмамлагач, КДУ журналистика факультетының теория һәм практика кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы булып эшли.
1996—1998 елларда — Казан шәһәре «Эфир» телекомпаниясенең Яңалыклар хезмәте директоры, «Город» (Шәһәр) программасының алып баручысы[4].
1998—2001 елларда — «Татарстан» ДТРК рәисе.
2001 елдан — «Яңа гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясенең генераль директоры. Атна саен үткәрелә торган «7 дней» (Җиде көн) аналитик программасының авторы һәм алып баручысы.
2019 елның 24 гыйнварыннан — ТР Журналистлар берлеге рәисе[5].
2015 елдан — Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендәге остаханә-иҗат лабораториясе җитәкчесе[6].
Җәмәгать эшчәнлеге
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының III (2004—2009 еллар), IV (2009—2014 еллар), V (2014—2019 еллар), VI (2019—2024 еллар) чакырылышлары депутаты[7]. Бөтенроссия «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегенең Бердәм сайлау округыннан сайланган. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең ММЧ, мәдәният оешмалары, иҗат берләшмәләре, иҗтимагый оешмалар, социаль челтәрләр буенча эшче төркеме әгъзасы.
Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» (Хрустальное перо) бәйгесенең жюри рәисе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
- 2012 — «ТЭФИ-регион» милли премиясе — төбәк телевидениесен үстерүгә зур өлеш керткән өчен[8].
- 2013 — «Россиянең иң яхшы медиаменеджеры» («Телевидение» категориясендә «Электрон ММЧ» номинациясендә)[9].
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале.
- «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы» истәлекле медале.
- «Сочи шәһәрендәге 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале.
- 2023 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эше һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен[10].
- 2024 ― Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте (2024)[11].
- 2024 ― Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты[12].
- 2024, 2025 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале[13][14].
- 2025 ― Халыкара «Яңа чынбарлык-2025» телекинофорумы җиңүчесе[15].
- 2025 ― ТР Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә керткән өлеш өчен» билгесе (2025)[16].
Гаилә хәле
Өйләнгән, кызы бар.
Искәрмәләр
- ↑ Аминов Ильшат Юнусович. Союз Журналистов Республики Татарстан
- ↑ Аминов Ильшат Юнусович. Деловой центр РТ — интернет-портал TatCenter.ru
- ↑ Депутаты (рус.). Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
- ↑ Ильшат Аминов: «Сегодня новости — это скорее технологии, нежели творчество». tatcenter.ru, 25.05.2007 [рус.]
- ↑ Гендиректора ТНВ избрали председателем Союза журналистов РТ. tatcenter.ru, 24.01.2019 [рус.]
- ↑ Ильшат Аминов: «Интернет не заменит телевидение». realnoevremya.ru, 15.04.2015 [рус.]
- ↑ Депутаты (рус.). Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
- ↑ Аминов Ильшат Юнусович. Сообщество выпускников КФУ [рус.]
- ↑ Ильшат Аминов стал лауреатом Национальной Премии в области медиабизнеса «Медиа-Менеджер России-2013». 2021 елның 15 февраль көнендә архивланган. Казанские ведомости, 4.07.2013
- ↑ Татарстан Республикасы Рәисе Указы № 513 27.07.2023
- ↑ Руководителям ТНВ вручили награды [неопр.]. myseldon.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
- ↑ Ильшату Юнусовичу Аминову вручили благодарственное письмо (рус.). shayantv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
- ↑ Галия Гарифуллина. Игорь Савельев, Ильшат Аминов и Айдар Салимгараев удостоены государственных наград России. realnoevremya.ru (30 декабрь 2024).
- ↑ Признание заслуг. 11 января 2025 года (рус.). rt-online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
- ↑ Ильшат Аминов стал победителем Международного телекинофорума «Новая реальность-2025» (рус.). tnv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
- ↑ Ильшата Аминова наградили почетным знаком Госсовета РТ «За вклад в развитие парламентаризма» (рус.). bolgarradio.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
Сылтамалар
- Әминов Илшат Юныс улы. 2021 елның 15 февраль көнендә архивланган. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайты
- Аминов Ильшат Юнусович. Деловой центр РТ — интернет-портал TatCenter.ru [рус.]