Ринат Ногайбәков

Ринат Ардинат улы Ногайбәков (16 август 1970, Тымытык, Татарстан АССР) — Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы.

Аның VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советындагы депутатлык вәкаләтләре 2024 елда тәмамлана[1].

Тәрҗемәи хәле

Ринат Ардинат улы Ногайбәков 1970 елның 16 августында Татарстан Республикасының Азнакай районы Тымытык авылында туган. 1992 елда Уфа нефть институтын, 1994 елда Бейкерсфилд шәһәрендә Калифорния штаты университетын, 2001 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Ринат Ардинат улы уйлап табуларга, файдалы модельләргә патентлар авторы, авторлык хокукы таныклыгына ия.

2012 елда сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Премиясе лауреаты. Берничә брошюра һәм китап автордашы.

«Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директорының логистика һәм техник үсеш буенча урынбасары.

Техник фәннәр кандидаты.

Хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге

  • 1992—1994 елларда — нефть һәм газ чыгару буенча оператор, «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефть һәм газ чыгару цехы мастеры.
  • 1994—1996 елларда — «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефть һәм газ чыгару цехы башлыгы урынбасары
  • 1996—1998 елларда — «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең фәнни-тикшеренү һәм җитештерү эшләре цехы башлыгы.
  • 1998—2005 елларда — «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары.
  • 2005 елның октябреннән- Әлмәт муниципаль районы Кичү авыл җирлеге депутаты.
  • 2005—2016 елларда — «ТМС групп» ҖЧҖ ИК директоры.
  • 2016 елдан — «Татнефть» ГАҖнең «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы.
  • 2019 елның сентябреннән-алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
  • 2020 елдан — «Татнефть» ГАҖ генераль директорының логистика һәм техник үсеш буенча урынбасары.
  • 2021 елның августыннан-ТР Йөзү федерациясе Президенты.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 Н. М. Ганиева. НУГАЙБЕКОВ Ренат Ардинатович (рус.). Альметьевская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2026.
  2. ↑ Признание заслуг. 6 декабря 2025 года (рус.). Республика Татарстан (6 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2026.

Сылтама

Тема буенча өстәмә