Тәрҗемәи хәле

1957 елның 11 мартында Казанда туа. 1980 елда Казан химия-технология институтын, 1994 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Белеме буенча — инженер-химик-технолог, социаль эшне оештыручы[1]. Социология фәннәре кандидаты[2]. Социология фәннәре кандидаты.

1980—1986 елларда «Органик синтез» җитештерү берләшмәсендә смена башлыгы, урынбасары, аннары комсомол комитеты секретаре, партком секретаре урынбасары булып эшли.

1986—1990 елларда-партия эшендә, 1990—1992 елларда Татарстан укытучыларны камилләштерү институтының социологик тикшеренүләр лабораториясен җитәкли.

1992—1996 елларда Казан шәһәре Мәскәү районы администрациясендә, социаль тәэминат министрлыгында, ТР Дәүләт Советы Аппаратында җаваплы вазыйфаларда эшли.

1996 елдан 2004 елга кадәр ТР социаль яклау министрының беренче урынбасары булып эшли.

2004 елның мартында "Бердәм Россия"сәяси партиясеннән республика округы буенча Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана[3].

2004—2005 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

2005 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе итеп билгеләнә.

2010 елның июленнән — Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Искәрмәләр

  1. ↑ О назначении Камалтынова Ю. З. Руководителем Аппарата Президента Республики Татарстан (рус.). Республика Татарстан (28 апрель 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2026.
  2. ↑ 1 2 Камалтынов Юрий Зимелевич (рус.). Республика Татарстан. АО «ТАТМЕДИА». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2026.
  3. ↑ Юрий Камалтынов: «Самое ценное — у людей есть возможность прийти и отдать свой голос» (рус.). Единая Россия (20 сентябрь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2026.
  4. ↑ Гарифуллина, Гөлнар. Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ (10 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2026.
  5. ↑ О награждении Ю. З. Камалтынова почётным знаком Государственного Совета Республики Татарстан «За вклад в развитие парламентаризма» (рус.) (PDF). Официальный сайт Государственного Совета Республики Татарстан (4 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2026.

Тема буенча өстәмә