Фоат Вәлиев (1955)
Фоат Вәли улы Вәлиев (рус. Фоат Валиевич Валиев; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — «Алексеевскдорстрой» ачык акционер җәмгыятенең инфраструктур үсеш буенча директоры. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы; Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы; «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы; «Россия гражданнарына — һәркем алырлык һәм уңайлы торак» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе әгъзасы. Татарстан Республикасы һәм РФның атказанган төзүчесе.
Тәрҗемәи хәле
Вәлиев Фоат Вәли улы 1955 елның 20 февралендә Татарстан АССРның Әлки районы Каргалы авылында туган. 1981 елда «Икътисадчы» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын, 2005 елда «Инженер» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлый.
Хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге
- 1975—1978 елларда — АТП машина йөртүчесе.
- 1981—1983 — Левашово РТП директоры.
- 1983 елдан 1985 елга кадәр — ТАССРның Куйбышев районы кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары.
- 1985—1989 елларда — торак-коммуналь хуҗалык буенча производство идарәсе башлыгы.
- 1989—1990 елларда — Чистай районара теркәү-имтихан бүлегенең Алексеевск участогы башлыгы.
- 1990—2002 елларда — Алексеевск юл идарәсе җитәкчесе.
- 2002 елдан алып 2018 елның 27 мартына кадәр — «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры.
- 2009 елдан 2014 елга кадәр — дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты.
- 2014 елдан 2019 елга кадәр — бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
- 2018 елның 27 мартыннан — "Алексеевскдорстрой " ААҖ Директорлар советы рәисе.
- 2019 елның сентябреннән-алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
- Татарстанның атказанган төзүчесе (2002);
- Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе;
- РФ атказанган юл төзүчесе (2008);
- Россиянең Мактаулы юлчысы;
- «Иң яхшы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе» номинациясендә «Ел җитәкчесе» республика конкурсы лауреаты;
- «Алтын йөрәкле кеше» конкурсының "Минем пенсионерлар — минем кайгыртучанлык " номинациясендә җиңүче (2003);
- «Татнефть» ААҖ Мактау грамотасы;
- «Транспорт һәм юллар хуҗалыгы предприятиесенең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә «Ел җитәкчесе» республика конкурсы лауреаты;
- «Минем пенсионерлар — минем эш» номинациясендә «Кеше — алтын йөрәк» конкурсында җиңүче (2003);
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе (2025)»[1].
Искәрмәләр
- ↑ О награждении Ф. В. Валиева почетным знаком Государственного Совета Республики Татарстан «За вклад в развитие парламентаризма» (рус.). gossov.tatarstan.ru (13 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2026.
Сылтамалар
- Валиев Фоат Валиевич — Татцентр.ру
- Депутатлар корпусы 2021 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.
- Валиев Фоат Валиевич