Николай Савицких

Николай Савицких, Савицких Николай Владимир улы, рус. Савицких Николай Владимирович, (1960 елның 5 апреле, Белгород өлкәсе) — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, С.П. Горбунов исемендәге КАЗ – «Туполев» гавами акционерлык җәмгыяте филиалы директоры-генераль директор урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы[1].

Тәрҗемәи хәле

1960 елның 5 апрелендә Белгород өлкәсендә туа.

1989 елда «Икътисадый теория» юнәлеше буенча Ростов дәүләт университетын, 2007 елда «Көньяк федераль университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесен тәмамлый.

Хезмәт юлы

19771991 — слесарь-җыючы; өлкән инженер; Дмитров исемендәге Таганрог авиация җитештерү берләшмәсе лабораториясе башлыгы[2].

19911993 — ПТСБ акционерлык җәмгыяте баш икътисадчысы.

19932001 — коммерция структураларында эшли.

20012007 — «ТАВИА» ачык акционерлык җәмгыяте башкарма директоры, соңрак генераль директоры[2].

20072008 — «АВИАКОР – Самара авиация заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарма директоры[3].

20092011 — «РПИ» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте директоры.

20112011 — «ОАК» ачык акционерлык җәмгыятенең махсус авиация программалары дирекциясе директоры.

2013 елның декабреннән С.П. Горбунов исемендәге КАЗ – «Туполев» гавами акционерлык җәмгыяте филиалы директоры.

2016 елның июненнән С.П. Горбунов исемендәге КАЗ – «Туполев» гавами акционерлык җәмгыяте филиалы директоры, генераль директорның беренче урынбасары.

2019 елның сентябреннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1985 — «XI бишьеллык ударнигы» билгесе[1].
  • 2014 — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале.
  • 2015 — Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте.
  • 2016 — Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Сириядәге хәрби операциядә катнашучыга» медале.
  • 2016 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте.
  • 2015, 2016 — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте.
  • 2016 — «Россия патриоты» медале.
  • 2017 — Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Хәрби бергәлекне ныгыткан өчен» медале.
  • 2020 — Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале[4].

Тема буенча өстәмә