Марат Галиев

Марат Һадый улы Галиев (1 гыйнвар 1946, Мөслим районы, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, икътисадчы, I—VI чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасының (даими эшләүче) депутаты[1], Татарстанның атказанган икътисадчысы. Икътисад фәннәре кандидаты (1978).

Тәрҗемәи хәле

1946 елның 1 гыйнварында ТАССР Мөслим районы Мөслим авылында район башкарма комитеты рәисе Һ. Г. Галиев гаиләсендә туган. Әтисен Баулыга күчерү сәбәпле, Мөслимнән китә, аннан соң Зәйгә, Казанга күчәләр. «Икътисадчы» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1968), Мәскәүдә аспирантура тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.

Хезмәт юлы

19631968 елларда — Казан мотор төзү заводы эшчесе.

19681970 елларда — Татарстан АССР финанс министрлыгында икътисадчы.

19701979 елларда — Казан дәүләт педагогия институтында укытучы.

19901991 елларда — КПССның Татарстан республика комитетының идеология буенча сәркатибе.

19911995 елларда — ТР икътисад һәм прогнозлау буенча Дәүләт комитеты рәисенең урынбасары.

19952000 елларда — Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, ТР Дәүләт шурасының икътисади үсеш һәм реформалар буенча даими комиссиясе рәисе.

20002004 елларда — икенче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты.

20042009 еларда — өченче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, «Татарстан-Яңа гасыр» депутат төркеме җитәкчесе.

20092014 еларда — дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, ТР Дәүләт шурасының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе.

2010 елның октябреннән — ТР Президенты каршындагы халыкара финанс оешмалары белән элемтәләр буенча шура әгъзасы. ТР Дәүләт шурасының «РФ ватандашларына — комфортлы торак» милли проектын тормышка ашыру өстеннән күзәтчелек итүче комиссия рәисе.

20142019 еларда — бишенче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты. Бердәм Россия фракциясе әгъзасы[2].

2019 елның 9 сентябреннән — алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.
  2. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. ТР Дәүләт шурасының рәсми сайтында
  2. Бердәм Россия фиркасенең рәсми сайты(үле сылтама)
  3. Марат Һадый улы Галиев. 2019 елның 1 октябрь көнендә архивланган. Татарстан Дәүләт Шурасы рәсми сайты
  4. О награждении орденом «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (30 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.

Тема буенча өстәмә