Һадый Галиев

Һадый Галиев, Һадый Гали улы Галиев (1908, РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Зур Таяба вулысы, Багыш1989, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) — фирка-хуҗалык эшлеклесе, Мөслим (19431947), Баулы (19471952), Зәй (19521955) районнары җитәкчесе (район башкарма комитеты рәисе, КПСС райкомының беренче сәркатибе), Татарстан АССР Югары шурасы президиумы сәркатибе (19551967). ТАССР табигатьне саклау җәмгыятенең беренче рәисе.

Тәрҗемәи хәле

1908 елда Тәтеш өязендә крестьян гаиләсендә туган. Яшьли ятим кала һәм Тәтештә интернатта тәрбияләнә. Тәтештә җидееллык мәктәпне, Тәтеш педагогия техникумын тәмамлый. Апас районында башлангыч мәктәп мөдире, район халык мәгарифе бүлеге инспекторы, район башкарма комитеты сәркатибе булып эшли. Янәдән укыту эшенә кайта: башта җидееллык авыл мәктәбе, соңыннан Апас урта мәктәбе директоры булып эшли. Сугыш алдыннан Апас районы мәгариф бүлеге мөдире, фирка район комитетынынң кадрлар буенча сәркатибе вазифасында була. Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда (19431947) Мөслим районы башкарма комитеты рәисе. Мөслимнән соң, 19471952 елларда Баулы һәм 19521955 елларда Зәй районнарын җитәкли (КПСС райкомы беренче сәркатибе вазифасында). 19551967 елларда Татарстан АССР Югары шурасы президиумы сәркатибе, ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе урынбасары. 19471967 елларда Татарстан АССР Югары шурасы депутаты. Пенсиягә чыккач, республика табигатьне саклау җәмгыятен оештыра һәм аның беренче рәисе була. 1989 елда Казанда вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.
  2. Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар

Искәрмәләр