Рөстәм Мөхәммәдиев


Рөстәм Нәбиулла улы Мөхәммәдиев (рус. Рустам набиуллович Мухамадеев; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — Россия хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе. «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары. Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Президиум әгъзасы. Социология фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле

Рөстәм Нәбиулла улы Мөхәммәдиев 1952 елның 14 сентябрендә ТАССРның Әлмәт шәһәрендә туган.

1977 елда И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын (хәзерге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты) «Нефть һәм газ чыганакларын тикшереп чыгару технологиясе һәм комплекслы механикалаштыру» белгечлеге буенча тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

  • 1970—1971 елларда — «Татнефть» берләшмәсенең «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә оператор.
  • 1972—1975 елларда — Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтының өлкән лаборанты.
  • 1975—1978 елларда — «Елховнефть» идарәсендә инженер.
  • 1978—1981 елларда — «Татнефтегазразведка» трестының геологик-эзләү конторасында өлкән геолог.
  • 1981—1985 елларда — КПССның Әлмәт шәһәр комитетында инструктор.
  • 1985—1998 елларда — «Елховнефть» идарәсендә партком секретаре, башлыкның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.
  • 1998—2001 елларда — «Татнефть» ААҖнең Әлмәт ремонт-төзелеш идарәсе башлыгы.
  • 2001—2020 елларда — «Татнефть» ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары.
  • 2020 елдан — «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары.

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

2014 елдан — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (бишенче һәм алтынчы чакырылышлар). «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы. Социаль сәясәт комитетында һәм «Татарстан — яңа гасыр» депутатлар төркемендә эшли.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре