Илсур Һадиуллин

Илсур Гәрәй улы Һадиуллин (рус. Хадиуллин Ильсур Гараевич;1964 елның 18 октябре, Таулар, Балык Бистәсе районы, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2020 елның 19 сентябреннән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры (2018—2020 елларда Рафис Борһановның беренче урынбасары).

Педагогика фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган укытучысы (2010). Педагогика һәм социаль фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1964 елның 18 октябрендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Балык Бистәсе районы Таулар авылында туа. Әтисе — зоотехник, әнисе — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының химия-биология факультетына укырга керә. Беренче курсны тәмамлагач, хәрби хезмәткә алына.

1989 елда «Биология һәм химия укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый[1]. 2002 елда «Гомуми белем бирү мәктәбендә инновацион методик эшчәнлекне оештыруның педагогик шартлары»[2] темасы буенча педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Хезмәт юлы

  • 1989 елдан Мамадыш районының Кече Сон мәктәбендә химия укытучысы, 1990—1991 елларда Соколка урта мәктәбендә директор булып эшли[3].
  • 1991 елдан Казанның 13 нче татар гимназиясендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара.
  • 1993—1994 елларда Казаннның 71 нче мәктәбе директоры.
  • 1994—1997 елларда Казаннның 155 нче гимназиясе директоры.
  • 1997—2002 елларда Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары, беренче урынбасары.
  • 2002—2004 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.
  • 2004—2007 елларда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты (элекке ТУБКИ) ректоры.
  • 2007—2017 елларда Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы.
  • 2018—2020 елларда Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.
  • 2020 елның 25 сентябрендә Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнә[4][5][6][7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2002 — «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе.
  • 2006 — «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе.
  • 2010 — Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.
  • 2014 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан Республикасы) — «күпьеллык уңышлы эшчәнлеге һәм республика мәгариф системасына керткән зур хезмәте өчен»[8].
  • 2018 — «Казан хакына хезмәт һәм фидакарьлек өчен» аерымлык билгесе[9].
  • 2024 — Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты — «мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен нәтиҗәле гамәлгә ашырган өчен»[10].
  • 2024 — «Дуслык» ордены — «мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен»[11].

Шәхси тормышы

Өйләнгән. Хатыны — Нәсимә, укытучы. Ике баласы бар: улы — Рушан, кызы — Камилә[12].

Искәрмәләр

  1. Путь к успеху (рус.). Информационно-аналитический журнал «Республика 21 век». www.республика21век.рф (4 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2025. [Тикшерелгән 7 апрель 2025]
  2. «Педагогические условия организации инновационной методической деятельности в общеобразовательной школе», тема диссертации и автореферата по ВАК РФ 13.00.01 (рус.). dissercat - электронная библиотека диссертаций. www.dissercat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2025. [Тикшерелгән 7 апрель 2025]
  3. Анна Лисина. В какой школе Мамадышского района работал новый Министр образования РТ Ильсур Хадиуллин (рус.). mamadysh-rt.ru (28 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2025. [Тикшерелгән 7 апрель 2025]
  4. Министерство образования и науки Татарстана возглавил Ильсур Хадиуллин. news.rambler.ru, 19.09.2020 [рус.]
  5. Министром образования и науки Татарстана стал Ильсур Хадиуллин. Министерство образования и науки Республики Татарстан (30 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
  6. Олег Луговой. Министром образования Татарстана назначили Ильсура Хадиуллина. Комсомольская правда (30 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
  7. Указ Президента Республики Татарстан. pravo.tatarstan.ru (30 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
  8. БТК сайты, 29.10.2014
  9. Ильсур Метшин вручил республиканские и городские награды. Казань (24 гыйнвар 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
  10. Министра образования и науки РТ Ильсура Хадиуллина наградили Благодарственным письмом Правительства РФ за эффективную реализацию госполитики в сфере образования (рус.). Министерство образования и науки Республики Татарстан. mon.tatarstan.ru (13 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2025. [Тикшерелгән 7 апрель 2025]
  11. Хадиуллин Ильсур Гараевич (рус.). tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2025. [Тикшерелгән 7 апрель 2025]
  12. Who is mr. Хадиуллин: 10 малоизвестных фактов о новом министре образования и науки РТ. Бизнес online (5 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.

Тема буенча өстәмә