Азат Ахунов

Азат Ахунов - Филология фәннәре кандидаты, журналист. КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетында укып, берьюлы көнчыгыш телләр (гарәп теле) буенча да белгечлек ала. Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ аспирантурасын тәмамлап, филологиядән кандидатлык диссертациясен яклый.

1988-1989 елларда - хәрби хезмәттә.

2006-2009 елларда «Идел» журналының рус басмасында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 2009 елда журналистикадагы эшчәнлеге өчен "Бәллүр каләм" республика һөнәри конкурсының төп номинациясендәге – “Журналистикада исем” бүләгенә ия булды.[1]

Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ каршында Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә[2] әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Сылтамалар